Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Ушков укулары: буыннар аша элемтә

    Туган якны өйрәнү музеенда Д.И.Менделеевның тууына - 180, Карпов исемендәге химзаводка нигез салынуга 145 ел тулуга багышланган VIII Бөтенроссия Ушков укулары узды. Конференциядә Мәскәү, Самара, Сарапул, Удмуртия һәм Татарстанның югары уку йортлары, фәнни учреждениеләре, музейлары хезмәткәрләре, шәһәр һәм район мәктәпләре укытучылары, укучылар катнашты. Чара кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль...

    Туган якны өйрәнү музеенда Д.И.Менделеевның тууына - 180, Карпов исемендәге химзаводка нигез салынуга 145 ел тулуга багышланган VIII Бөтенроссия Ушков укулары узды.
    Конференциядә Мәскәү, Самара, Сарапул, Удмуртия һәм Татарстанның югары уку йортлары, фәнни учреждениеләре, музейлары хезмәткәрләре, шәһәр һәм район мәктәпләре укытучылары, укучылар катнашты.
    Чара кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов, музей директоры Андрей Андриянов котладылар һәм нәтиҗәле эш теләделәр.
    - Мин сезнең шәһәрдә беренче тапкыр, - дип тәэсирләре белән бүлешә Д.Менделеевның дүрт буын туганы Николай Александрович Смирнов. - Танылган химикның нәсел җепләре Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Себердә яши. Шунысы куанычлы, буыннар аша элемтә өзелми, хәзер Менделеевскиның туган якны өйрәнү музее белән дә хезмәттәшлек итәчәкбез.
    - Минем эмоцияләрем чиктән аша, - дип яңгырады Удмуртия Республикасының Кузебай Герда исемендәге Милли музее генераль директоры Раиса Фёдоровна Мартынова чыгышында. - Мин бүген Бондюг җиренә генә түгел, үземнең кече ватаныма да килдем. Мин Кокшаннан, бу посёлок йөрәгемә аеруча якын.
    Рәсми өлештән һәм пленар утырыштан соң, Ушков укулары "Ушковлар: гаилә һәм эшлекле элемтәләр", "Кокшан һәм Бондюг химия заводлары чыганаклары һәм традицияләре" һ.б. секцияләрдә дәвам итте.
    Конференция йомгак ясау һәм резолюция кабул итү белән төгәлләнде. Катнашучылар шулай ук химзавод музеенда булдылар.

    Рәхилә Мирзаянова

    Автор фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: