Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Уңышлар копилкасы тулылана

Уку елының соңгы чирегендә сәнгать мәктәбе шәкертләре үзләрен бәйгеләрдә еш сыйныйлар. Түбән Камада А.Бородинның тууына 180 ел тулу уңаеннан оештырылган "Музыкаль палитра" иҗат эшләре республика конкурсында Лилия Сабирҗанова I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Аны бәйгегә педагог Э.Сабирҗанова әзерләгән. "Шатлык" хореография ансамбленең урта төркеме Чаллыда "В вихре танца" конкурсында өченче...

Уку елының соңгы чирегендә сәнгать мәктәбе шәкертләре үзләрен бәйгеләрдә еш сыйныйлар.
Түбән Камада А.Бородинның тууына 180 ел тулу уңаеннан оештырылган "Музыкаль палитра" иҗат эшләре республика конкурсында Лилия Сабирҗанова I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Аны бәйгегә педагог Э.Сабирҗанова әзерләгән. "Шатлык" хореография ансамбленең урта төркеме Чаллыда "В вихре танца" конкурсында өченче дәрәҗә дипломга ия булды (Н.Хөрмәтуллина), Алабугада "Алло, без талантлар эзлибез" республика конкурсында "Инструментта уйнау" номинациясендә Елена Жибко (Е.Никитина), Роман Колесников (Ф.Нуриәхмәтова), "Хореография сәнгате" номинациясендә "Шатлык" ансамбле, "Нәфис сүз"дә Рената Павлова (Е.Йосыпова) III дәрәҗә дипломнар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Тњбђн Кама