Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Вакыт аша килгән шигырьләр

Балалар иҗаты үзәгендә 42 җирле авторның шигырьләре кергән "Лира Прикамья" альманахын презентацияләү булды. Чыгаруның инициаторы һәм җыентыкны әзерләүче Радик Ахунҗанов билгеләп киткәнчә, идея республика Хөкүмәте гранты белән һәм С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Лилия Галиева яклавы белән тормышка ашты. Россия язучылар берлеге әгъзасы Роберт Ясәвиев шигъриятнең заман рухын саклау формаларының...

Балалар иҗаты үзәгендә 42 җирле авторның шигырьләре кергән "Лира Прикамья" альманахын презентацияләү булды.
Чыгаруның инициаторы һәм җыентыкны әзерләүче Радик Ахунҗанов билгеләп киткәнчә, идея республика Хөкүмәте гранты белән һәм С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Лилия Галиева яклавы белән тормышка ашты.
Россия язучылар берлеге әгъзасы Роберт Ясәвиев шигъриятнең заман рухын саклау формаларының берсе булуын ассызыклады. Кечкенә шәһәрдә Менделеевск авторларының китабы чыгу - җирле власть тарафыннан иҗат кешеләренә хөрмәт күрсәтү билгесе.
Китапта берничә буын авторларның шигырьләре тупланган - Михаи Петров, Микай, Виктор Колпаков, Егор Уткин, Нур Шәриф, Марсель Гыймазетдинов, Радик Ахунҗанов, Татьяна Ясәвиева, Наилә Закирова, Альберт Талыйпов, Андрей Черняевның, район мәктәпләре укучыларының. Һәркайсының үз осталык дәрәҗәсе, стиле күпләр өчен алдагы иҗат тормышына стимул булачак беренче басмалары.
- Мин сокланам, - диде үз чыгышында Михаил Гоголев. - Бу чын китап, сыйфатлы басма. Төзүченең һәр авторга мәхәббәт белән якын килеп зур эш башкарганлыгы сизелә.
Бу көнне шагыйрьләр Татьяна Жетыбаева, Наилә Минимуллина, Дмитрий Кожанов, Надежда Симулина, Марина Куликова һәм башкалар аеруча тәэсирләнеп чыгыш ясадылар. Алар үз шигырьләрен укыдылар, иҗат планнары белән бүлештеләр.
Тормыш һәм иҗат көче ташып торганда дөньядан киткән Песәй укытучысы, шагыйрь Камил Галеевның хатыны Тәскирә Галеева җыентык чыгару инициаторларына рәхмәт белдерде.
- Альманахның Россиядә Тарих һәм Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елында чыгуы символик. - Бу эшләр алга таба да дәвам итәчәк, - дип ышандырды Радик Ахунҗановлар.
С.Романов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары мђдђният