Васил Шәйхразиев Менделеевск районының милли колориты белән танышты
ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев эш визиты белән Яңабирде, Илнәт һәм Иске Гришкин авылларында булды.
ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, район башлыгы Валерий Чершинцев катнашындагы делегацияне артистлар удмурт йолалары буенча җырлар һәм традицион татлы ризыклар белән Яңабирде авыл мәдәният йортында каршы алдылар. Район удмуртлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Марианна Кузнецова мәдәният йорты эшчәнлеге турында сөйләде, кунаклар тамаша залында булдылар.
Аннан соң кунаклар Илнәттәге Микай исемендәге урта гомумбелем мәктәбендә булдылар. Биредә укучыларның ничек укуларын күрделәр, учреждениенең ремонтланган спорт залында, мари теле һәм әдәбияты кабинетларында булдылар, китапханә фондын тулыландыру мәсьәләләренә тукталдылар. Визитның киләсе тукталыш пункты Иске Гришкин авылы булды. Авыл мәдәният йортында делегацияне керәшеннәрнең күңелле атмосферасы каршылады. Катнашучылар җирлек башлыгы кабинетын, хореографик сыйныфны карадылар, музей кабинетына керделәр, анда милли традицияләр белән таныштылар.
ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев билгеләвенчә, Менделеевск районы халкы ата-бабаларының телен һәм традицияләрен, мәдәни үзенчәлеген, колоритын саклый.
— Милли характерны формалаштыру гаиләдән башлана һәм тел, мәдәният аша чагылыш таба. Мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәптә алыначак белемгә мөһим игътибар бирергә кирәк, чөнки ул милли традицияләрне һәм ана телен саклауга һәм үстерүгә ярдәм итә, — диде Васил Габтелгаязович.
Очрашу С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда дәвам итте. Руслар, татарлар, керәшеннәр, марилар, удмуртлар барысын да кунакчыл булулары, иҗади якын килүләре белән гаҗәпләндерделәр. Аннан соң түгәрәк өстәл янында сөйләшү булды. Бирегә Татарстан, Менделеевск, Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш районнары халыклары Ассамблеясы вәкилләре җыелды. Катнашучылар туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев