Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Ветераннар хорына – 25 ел

    С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның сугыш һәм хезмәт ветераннары хоры олуг юбилеен билгели. - Н.Георгиевская хорны оештыру идеясын бирүче, Карпов исемендәге химия заводы ветераннар советы активистлары В.Макарчева, Л.Землянова, Е.Тарасова, Г.Кобзева, М.Йосыпова аны хуплаучы. "Хор заводның үзешчән сәнгать традицияләрен дәвам итә, - дип искә ала Вера Ивановна Макарчева, - хорның беренче җитәкчесе...

    С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның сугыш һәм хезмәт ветераннары хоры олуг юбилеен билгели.



    - Н.Георгиевская хорны оештыру идеясын бирүче, Карпов исемендәге химия заводы ветераннар советы активистлары В.Макарчева, Л.Землянова, Е.Тарасова, Г.Кобзева, М.Йосыпова аны хуплаучы. "Хор заводның үзешчән сәнгать традицияләрен дәвам итә, - дип искә ала Вера Ивановна Макарчева, - хорның беренче җитәкчесе Светлана Илюшина булды, ул безнең йөрәкләрдә якты истәлек калдырды".
    Аның составында инициативалы, сәнгатьне яратучы кешеләр, шул исәптән оешкан коллективка үзенчәлекле статус бирүче фронтовиклар да була. Алар башта "Коммуна" театрында, аннан шәһәр советы бинасында зур энтузиазм белән репетиция ясыйлар. Гассар исемендәге мәдәният сараенда хор даими төпләнә. 1987 елда яңа мәдәният учреждениесендә беренче концертны кую хокукы да нәкъ менә ветераннарга бирелә. Аларның чыгышы тамашачы күңелендә онытылмас тәэсир калдыра, ә катнашучыларны алга таба вокал һәм репертуар өстендә эшләргә канатландыра. Шул көннән башлап бер генә район чарасы да легендар коллектив чыгышыннан башка узмый.
    Тормыш авангардында
    Халык хоры исәбендә - йөзләгән концерт, чыгышлар, республика, регион фестивальләр, конкурсларында алган лаеклы бүләкләр. 1991 елда "Халык" исеме бирелгән коллективның уңышы нәрсәдә? Ветераннарның сәхнәгә чыгышлары эмоциональ күтәрелеш, патриотик рух белән сугарылган. Һәр башкарылган җырда Ватанга, туган якка мәхәббәт хисе чагыла. Менделеевлылар өчен хор - шәһәрнең визит карточкасы һәм горурлык билгесе.
    - Ветераннар сәхнәдә чыгыш ясаганда ирексездән дулкынлану тоясың. Аларның тавышлары бергә кушылып, бөек халык рухын чагылдыра, - ди туган якны өйрәнү музее фәнни хезмәткәре Ф.Габдрахманова.
    А.Гагарина, В.Тарасова, Л.Вәлимөхәмәтова нигез салынудан башлап хорга йөри. Солистлар А.Фәрхетдинова, Л.Косякова, Л.Вәлимөхәмәтова, И.Тимергалиева, Р.Плитман, К.Нестерова, Р.Җәләлиеваларны билгеләп үтәсе килә. Хор старостасы З.Заһретдинова зур абруйга ия. Җыр завод эшчеләрен, педагоглар, медиклар, башка төр хезмәткәрләрен берләштерә. Һәркайсының язмышы - үзенчәлекле тарих, аның нигезендә романнар язарга һәм фильмнар төшерергә була. Алар репрессия, сугыш михнәтләрен үз җилкәләрендә татыганнар, кечкенәдән авыр хезмәттә бил бөккәннәр. Аларның тормыш тәҗрибәсе, характер ныклыгына искитәрлек. Хәзер алар тормыш авангардында, тамашачының тыны кысылырлык һәм күзләре яшьләнерлек итеп җырлыйлар, чөнки сугыш чоры, Җиңү балалары гына шулай җырлый ала...
    Бер гаилә кебек
    Ветераннар хәбәр итүенчә, хор алар өчен икенче гаилә, яшәү мәгънәсенә әйләнде.
    - Әфганстанда улым һәлак булганнан соң, - дип сөйли педагогик хезмәт ветераны Раиса Максимовна Куршакова, - мин күңелдә бушлык һәм ялгызлык тойдым. Коллегам киңәше белән 17 ел элек хорга килдем һәм үкенмәдем. Бу үзенчәлекле тормыш, башка төрле мөнәсәбәтләр. Без бер-беребез белән аралашуга мохтаҗ һәм кайвакыт фикер аермалыклары булгаласа да, бик тату яшибез. Җыр өстендә эшләү процессында бер-беребезне ишетергә һәм аңларга өйрәнәбез. "Снег седины" - минем яраткан җырым, аның һәр сүзе күңелнең нечкә кылларына кагыла.
    Хезмәт ветераны Илгизәр Мәүҗитовна Тимергалиева искә ала:
    - Пенсиягә чыкканчы мин архивта эшләдем һәм ветераннар хоры чыгышын һәрвакыт сокланып тыңладым. Ул вакытта хорда танышларым Р.Мәрданова, А.Ешугова, Г.Кобзева, Л.Белоусова һәм башкалар йөрде. Шунда ирексез хорга язылу фикере килде, мин биш яшьтән җырлыйм һәм 1998 елның ноябрендә мәдәният сараена килдем. Безнең өчен хор - күмәкләшеп иҗат итү, уртак ихтыяҗга нигезләнгән аралашу мөмкинлеге.
    Без чаралар оештырабыз, авыруларның хәлен беләбез, көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда ярдәмгә киләбез. Чишмә суы аккан кебек безнең тормыш та үз агымы белән бара - кышны яз алыштыра, югалтуларга алмашка шатлыклы вакыйгалар килә. Һәм шуларның барысын да уртаклашыр дусларыбыз бар безнең.
    Репертуарында үзләре иҗат иткән такмаклар булган "Күңелле әбиләр" ансамбле тамашачы күңелен яулады. Күптән түгел хорга йөрүчеләр беренче район "Супер әби" бәйгесендә катнаштылар.
    Буыннар эстафетасы
    Светлана Зиннурова, Валентина Сидорова, Наталья Болотова төрле елларда хор җитәкчесе булдылар. Һөнәри осталык һәм югары кешелек сыйфатларына ия булган Клара Галләмова соңгы ун елда коллективны җитәкли. Хорга йөрүчеләр Клара Галимҗановна турында хөрмәт һәм ярату белән сөйлиләр. Аның тырышлыгы ярдәмендә хорның репертуары тулылана, өзлексез иҗади процесс дәвам итә. Ветераннар алдындагы бурыч катлаулы булган саен, аны җиңү куанычлырак.
    - Оешканлык, җаваплылык, оптимизм һәм актив тормыш позициясе белән яшәргә менә кемнән өйрәнергә кирәк, - ди К.Галләмова, аның өчен хорга йөрүченең һәркайсы якын кеше.
    Владимир Бирюков, Валентин Заклюшин һәм 8 нче сыйныфтан ук хорга килгән Дмитрий Петров - аккомпаниаторлар. Яшь аермасы зур булуга карамастан музыкант коллективта бик тиз ияләшә һәм жанрның үзенчәлеген аңлап ала. Хәзер кайбер ветераннар аны армиягә озатканда аерылышу кыен булыр дип борчыла. Ләкин күбесе изге бурычны үтәү кирәк, дип тәкърарлый, ә алар аны көтеп калырга ышандыралар.
    Менделеевлылар арасында хорга йөрергә теләк белдерүчеләр бихисап. - Без бик шат булыр идек, - ди Клара Галимҗановна.
    Еллар уза тора, ә легендар хорның сафы сирәгәергә тиеш түгел, чөнки ул - тере тарих, безнең горурлыгыбыз һәм буыннар эстафетасы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: