Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яңа ел тамашасы

Тукай урамы буенча 8 нче йорт ишегалдында шәһәр советы депутаты Рәйхан Сабирҗанов яклавында яңа ел чыршысы урнаштырылды.

 Яшел чибәркәйне бизәргә һәркем кулдан килгәнчә өлеш кертте, аны уенчыклар һәм гирляндалар белән бизәделәр. Чыршы янында “Альфа” ТИС халкы өчен ишегалды бәйрәме оештырылды. Анда якын-тирә йортларда яшәүче кешеләр катнашты.

Җыелганнарны киләсе Яңа ел бәйрәме белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин һәм ТИС рәисе Лидия Маслова котладылар.

Балалар иҗат үзәге коллективы оештырган яңа ел тамашасы беркемне дә битараф калдырмады. Кыш Бабай, Кар Кызы һәм әкият геройлары төрле мавыктыргыч уеннар, бәйгеләр үткәрделәр, тамашачыны чыршы тирәли әйлән-бәйләнгә чакырдылар. Көн салкын булуга карамастан өлкәннәр һәм балалар барлык уеннарда да актив катнаштылар. Кызлар һәм малайлар яңа елга багышланган шигырьләр сөйләделәр һәм Кыш Бабайдан депутат Фирдис Абдрахманов ярдәме белән юнәтелгән татлы призлар алдылар.

– Ишегалдында яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү ­ традициягә кереп бара. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең йорт яны мәйданнарын тәртипкә китерүләре, балалар белән бергә уенчыклар эшләп чыршы бизәүләре, таучыклар булдырып кар сыннары ясаулары матур күренеш. Нәтиҗәсе күз алдында: өлкәннәр дә, балалар да шатлар, ­– дип фикерләре белән уртаклаша шәһәрле Нина Иванова.

Бәйрәмнең бизәге яшел чыршыда төсле утлар кабызу  булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев