Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яхшыларның иң яхшылары

«Без – Менделеев дәвамчылары» район халык иҗаты фестивале күңелдә якты хисләр тудыручы күңелле бәйрәм булып истә калды.

Предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр хезмәткәрләреннән 40 музыкаль номер финал программасында тәкъдим ителде. Һәр чыгыш креативлыгы, йөрәккә үтеп керүе һәм дәртле булуы белән сокландырды.

Район башлыгы Валерий Чершинцев артистларга рәхмәт белдерде.

− Безнең районда 62 иҗат коллективы, шуларның 34е-авылларда. Соңгы елларда 12 яңасы барлыкка килде. Бу искиткеч, сезнең барыгызны да үз һөнәренә турылыклылык кына түгел, иҗат һәм сәхнәгә мәхәббәт тә берләштерә. Гала-концерт бер тын алуда узды. Барыгызга да афәрин дияргә генә кала! Без булдырабыз! Фестивальләр киләчәктә дә дәвам итәчәк! – дип белдерде Валерий Сергеевич.

Ахырда бүләкләү тантанасы булды. Беренче урынны мәгариф идарәсе хезмәткәрләре яулады, икенче урынга Л.Карпов исемендәге химзавод лаек булды, өченчедә − «Карповчы», «Химик», «Бондюг», «Альфа» һәм «Посёлок» ТИСлары. Гран-при дипломы һәм фестиваль кубогы «Аммоний» АҖнә тапшырылды.

Тамашачы таралышырга ашыкмады, алар йомгаклау концертынан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Әлфия Кәбирова чын бәйрәм булуын билгеләде.

– Миңа ошады, катнашучылар оста чыгыш ясадылар. Барысы да сәләтле. Программа кызыклы һәм төрле иде. Шундый җылы һәм күңелле атмосфера булдырдылар, − дип рәхмәт белдерде әңгәмәдәшем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X