Якташыбыз – шагыйрь Роберт Ясавеев иҗаты
«Алабуга лирасы» әдәби кунакханәсендә Роберт Ясавеев иҗатын тәкъдир итү булды.
Анда шигърият сөючеләр, шәһәр пенсионерлары Союзы әгъзалары һәм аның иҗатын хөрмәт итүчеләр җыелды.
Кичәне алып баручы Рәхим Гайсин Россия язучылар Союзы әгъзасы, биш шигъри җыентык, ике роман, берничә дистә музыкаль әсәрләр авторы Роберт Латыйповичның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде.
Р. Ясавеев Менделеевск районы җитәкчелеге яклавыннан башка әсәрләренең күбесе дөньяга чыкмас иде, дип белдерде.
Шагыйрь тыңлаучыларга тирән фәлсәфи, туган якка һәм кешеләргә мәхәббәт турындагы шигырьләрен укыды.
Фото Т.Ясавеева архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев