Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яшьләр уңышка юнәлеш тота

27 июньдә илебез Яшьләр көнен билгели. Бу бәйрәм тулы хокук буенча киләчәк символы булып исәпләнә. Безнең район да әлеге вакыйгадан читтә калмады. Кич белән "Юность" район мәдәният йорты янындагы мәйданда җанлылык хөкем сөрде: музыка яңгырый, яшьләр уңай тәэсирләргә һәм күтәренке кәефкә исәп тота. Бәйрәмгә өлкән буын вәкилләре дә кушыла. Җыелганнарга...

27 июньдә илебез Яшьләр көнен билгели. Бу бәйрәм тулы хокук буенча киләчәк символы булып исәпләнә. Безнең район да әлеге вакыйгадан читтә калмады.
Кич белән "Юность" район мәдәният йорты янындагы мәйданда җанлылык хөкем сөрде: музыка яңгырый, яшьләр уңай тәэсирләргә һәм күтәренке кәефкә исәп тота. Бәйрәмгә өлкән буын вәкилләре дә кушыла.
Җыелганнарга сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов мөрәҗәгать итте.
- Районда яшьләр өчен барысы да эшләнә. Сез дә күркәм эшләрегез, изге гамәлләрегез белән Менделеевскиның үсешенә өлеш кертерсез дип ышанам. Күңелегездәге яшьлек хисен һәм оптимизмны озак елларга саклагыз.
Юлия Сударикова, Людмила Ярославцева, Елена Бондаренко, Андрей Нужин, Минзәлия Вәлиева яшьләр белән эшләүдәге тырышлыклары өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
"Юниор" лагерының беренче сменасыннан кайткан балалар бәйрәмгә бөтен отрядлары белән диярлек килгәннәр.
- Бу кичтән нәрсә көтәсез? - дип сорыйбыз.
- Әлбәттә инде, бары тик уңай тәэсирләр һәм шат елмаюлар, - дип бүлешәләр Евгения Чернышёва һәм Богдан Федотов.
Калининнар бәйрәмгә гаиләләре белән килгәннәр. Гаиләнең һәр әгъзасы диярлек үз транспортында: Катя - бала арбасында, уллары Егор - велосипедта.
- Хәзерге буын яшьләрен ничек күзаллыйсыз?
- Балаларым мисалында әйтә алам, яшьләр хәзер алдынгы карашлы, замана техникасын кечкенәдән беләләр, - ди Ирина Калинина. - Яшьләр уңышка һәм якты киләчәккә юнәлеш тота дип исәплим. Аларның күпчелеге иртәгә шәһәр, республика һәм илнең киләчәген билгеләячәк.
Менделеевлылар Чаллы кунаклары катнашында әзерләнгән бай эчтәлекле программаның шаһитлары булдылар. Алып баручылар "Менделеевск барыннан да яхшы..." фразасын тулыландырырга тәкъдим иттеләр. "Безнең завод уңыш китерәчәк", - дип раслый заводлылар, "Аны шатлык һәм елмаюлар көтә", - диләр балалар. Бәйгедә иң актив катнашучылар призларга ия булдылар. Быел да кичәне сюрпризлар читләтеп үтмәде. Бәйрәм лазер-шоу һәм салют белән тәмамланды.
Вәсилә Мортазина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск вакыйга Шоу

2
X