Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Язгы карусель”

Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар ел дәвамында туплаган белемнәрен отчёт концертында күрсәттеләр. Театр серенә төшенүче һәм фортепианода уйнарга өйрәнүче Лаврентий Аванесянның гаилә әгъзалары һәм Луизаның әнисе Резеда Стороган фикерләре белән бүлештеләр. - Учреждение педагоглары балаларны тылсымлы сәнгать иленә алып керәләр, шәкертләрнең осталыклары елдан-ел арта, без барлык мөгаллимнәргә рәхмәтлебез. Алып баручы һәм...

Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар ел дәвамында туплаган белемнәрен отчёт концертында күрсәттеләр.
Театр серенә төшенүче һәм фортепианода уйнарга өйрәнүче Лаврентий Аванесянның гаилә әгъзалары һәм Луизаның әнисе Резеда Стороган фикерләре белән бүлештеләр.
- Учреждение педагоглары балаларны тылсымлы сәнгать иленә алып керәләр, шәкертләрнең осталыклары елдан-ел арта, без барлык мөгаллимнәргә рәхмәтлебез.
Алып баручы һәм чараны әзерләүче Елена Лыкова сәнгать мәктәбе директоры Наилә Ювакаевага сүз бирде.
- Бүген иҗади шатлык, талантлар барлау көне. Учреждение - сәләтләр үстерү, уңышларга ирешү аренасы. Бердәм педколлектив, ата-аналарның тырышлыгы чарада чагыла, - диде ул һәм уку елы дәвамында конкурсларда уңышка ирешүчеләргә мактау грамоталары тапшырды.
Концерт программасына билгеле ансамбльләр, коллективлар, солистлар чыгышы керде. Яшь артистлар нәфис сүз, хореография, вокал, театр жанрында осталыкларын ачтылар. Чыгышларга бәя тамашачыларның алкышларында чагылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск концерт Театр