Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җыр – аларның тормыш юлдашы

Беренче канал тапшыруларын караучылар «Тавыш» программасында якташыбыз Юлия Хөсәенованың чыгышын кызыксынып күзәттеләр. Юлия - Балалар сәнгать мәктәбенең «Дайяна» арт-студиясе чыгарылышы. Бу вокаль коллектив район чараларында сәхнә бизәге булып тора, Татарстан һәм Россиянең музыкаль олимпларын яулый. Ләйсән Минһаҗева, Эльвира Микеева, Юлия Иванова, Мария Смирнова һәм башкалар төрле елларда «Дайяна» составында җырладылар....

Беренче канал тапшыруларын караучылар «Тавыш» программасында якташыбыз Юлия Хөсәенованың чыгышын кызыксынып күзәттеләр. Юлия - Балалар сәнгать мәктәбенең «Дайяна» арт-студиясе чыгарылышы. Бу вокаль коллектив район чараларында сәхнә бизәге булып тора, Татарстан һәм Россиянең музыкаль олимпларын яулый.

Ләйсән Минһаҗева, Эльвира Микеева, Юлия Иванова, Мария Смирнова һәм башкалар төрле елларда «Дайяна» составында җырладылар. Алар алга таба тормышта ничек урнашканнар, кемнәр профессиональ сәхнәне сайлаган, кемнәр үзен башка өлкәдә тапкан - безнең корреспондент Рәхилә Мирзаянова шулар турында белеште.
Яшәешемнең мәгънәсе
Ләйсән Минһаҗева Мәскәүдә яши, җырлар яза, төрле чараларда катнаша, үзен шоу-бизнеста сынап карый.
- Музыка - тор-мышымның мәгънәсе, - ди Ләйсән. - «Хорлар сугышы» телепроектында катнаштым. Хәзер икенчесенә әзерләнәм, проектның исемен әлегә атамыйм, озакламый тапшыру эфирга чыгачак, шунда үзегез күрерсез. Менделеевскида еш була алмыйм. Кайтырга туры килгәндә, Елена Николаевнаның хәлен беләм, кызлар белән очрашырга тырышам.
Ирем - һәрьяклап таянычым
Айсылу Касыймова (Гыйбаева) шушы көннәрдә Казанда эшләүче яшьләрнең иҗат фестивалендә катнашты һәм призлы урын яулады.
- Мин кечкенә чагымнан ук сәхнәдә, - дип сөйли Айсылу. - Мәктәп чараларыннан башлаган идем, аннан «Дайяна»га килдем. Педагогым Елена Лыкова киңәше буенча сәхнәне тормыш эшем итеп сайладым - «Юность» район мәдәният йортында эшлим, җырлыйм, үземне конферансье ролендә сынап карыйм. Халык алдына чыгар алдыннан дулкынланам, ләкин ирем Илдарның янәшәмдә булуы миңа көч бирә.
Кызларның уңышлары белән горурланам
Олеся Ибраһимова Чаллыда туйлар, башка тантаналар оештыручы, «Совет да любовь» журналының нәшрият мөхәррире булып эшли. Мөлаем, сәхнәви, креатив кыз һәр чарага иҗади якын килә.
- Төп өстенлегем - җырлауда, - ди Олеся. - Заманча композицияләр, «Дайяна» репертуарыннан җырлар башкарырга яратам. Татарстан һәм Россия шәһәрләре буйлап конкурсларга йөргән вакытларны сагынам. Ләйсән Минһаҗева һәм Юлия Хөсәеновага телепроектларда көч биреп тордым, аларның уңышлары белән горурланам.
Хыяллар чынга ашар!
Мария Смирнова Санкт-Петербургта Герцен исемендәге Россия дәүләт педуниверситетында музыка, театр һәм хореография факультетында укый.

-«Дайяна»да өлкән кызым Анна җырлаган иде, - дип сөйли әнисе Люция Смирнова. - Репетицияләрдән аны кечесе Маша белән каршы алабыз - калдырырга кеше юк. Акрынлап Мария да җырлый башлады, башта каушап кына, аннан үзенә ышанып һәм арт-студиянең солисткасы да булды. Кызларым төрле елларда «Соловушка» район конкурсында үз яшь категорияләрендә Гран-при алдылар.
- Мин башта Казан музыка училищесында укыдым, - дип дәвам итә Маша. - Санкт-Петербургта мәдәни тормыш кайный, конкурс-фестивальләрдә катнашам. Хәзер Сәнгать атналыгы кысаларында узачак чираттагы бәйгегә әзерләнәм. Курсташым - Кытай егете белән операдан ария башкарачакмын. «Ла Скала» сәхнәсендә чыгыш ясарга хыялланам!
Кызыма бишек җырлары җырлыйм
Эльвира Микеева (Бәхтегәрәева) 1 нче мәктәптә укыта, бик теләп район чараларында чыгыш ясый.
- «Дайяна» белән иң яхшы хатирәләр бәйләнгән. Без зур тату гаилә булып яшәдек, бер-беребезгә ярдәм иттек. Миңа зур сәхнәләр, профессиональ карьера юрадылар.
2009 елда хәтта Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесына да кергән идем. Ләкин язмыш башкача хәл итте, үз билгеләнешемне гаиләдә таптым, ирем белән кечкенә принцессабызны үстерәбез. Аңа бишек җырлары җырлыйм, кызымның да вокалга сәләте бар. Кем белә, бәлки минем хыялларымны ул тормышка ашырыр?
«Дайяна» җиткәчесе Елена Лыкова чыгарылышлар, хәзерге шәкертләре турында сәгатьләр буе сөйли ала. Арт-студиянең чыгарылышлары арасында аның кызлары Юлия һәм Полина да булган. 2015 елда «Бэби-ТВ» телефестивале призерлары Влад Кузнецов һәм Виктория Красовская музыка сыйныфын тәмамлау турында таныклык алдылар. Хәзер коллектив составында шундый ук таланты балалар Дарина Абрамова, Арина Ястребова, Виктория Сударикова, Кира Немтырева һәм башкалар җырлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары