Җыр моңнары
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда "Җыр моңнары" исемле татар җырлары беренче район фестиваль-бәйгесе узды. Аның максаты: татар җыр жанрын үстерү һәм иң яхшы татар җырлары башкаручыларын ачыклау. С.Гассар исемендәге мәдәният сарае һәм Халыклар дуслыгы йорты оештырган бәйгедә районда яшәүче талантлы үзешчән башкаручылар, коллективлар катнашты. Җыелганнарны С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Ләйсән...
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда "Җыр моңнары" исемле татар җырлары беренче район фестиваль-бәйгесе узды.
Аның максаты: татар җыр жанрын үстерү һәм иң яхшы татар җырлары башкаручыларын ачыклау. С.Гассар исемендәге мәдәният сарае һәм Халыклар дуслыгы йорты оештырган бәйгедә районда яшәүче талантлы үзешчән башкаручылар, коллективлар катнашты.
Җыелганнарны С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Ләйсән Латыйпова сәламләде, конкурста катнашучыларга уңышлы чыгыш ясауларын теләде.
Мәртәбәле жюри - Тәнзилә Фирсова (БСМ педагогы), Клара Гәлләмова ("Талларым" ансамбле җитәкчесе) һәм Эльмира Колобанова (7 нче мәктәп укытучысы) җырларны иң оста башкаручыларны бәяләделәр.
Программада каралган 25 номерда С.Гассар исемендәге мәдәният сарае, балалар сәнгать мәктәбе, 2, 6, 7, 10, 11, 12 нче балалар бакчалары, Турай һәм коррекция мәктәпләре, Монай, Песәй, Иске Гришкин, Турай, Тойгуҗа, Тат.Чаллы, Тойма, Камай авыл мәдәният йортлары, үзәк китапханә системасы, "Л.Карпов исемендәге химия заводы" АҖдән балалар һәм өлкәннәр категорияләре чыгыш ясады.
Шунысын да әйтергә кирәк, бәйге татар халык һәм эстрада җырлары номинацияләрендә үткәрелде.
Безнең хәбәрчебез үзешчәннәр белән аралашты.
- Мин Бәзәкәдән. 5-6 яшемдә җырлый башладым. БСМдә вокал бүлегендә укыдым, педагогым Елена Лыковага сәнгать серләренә өйрәтүе өчен рәхмәтем чиксез. Бүген "Салкын чишмә" исемле татар халык җырын башкарачакмын. Икенче ел коррекция мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам - ди Юлия Шәймөхәмәтова.
10 нчы мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең татар теле буенча тәрбиячесе Марина Анисимова сүзләренчә, "Күңелле ноталар" вокал ансамбле (Радмир Герега, Амилия Фазлеева һәм Эвелина Сәгәдиева) "Әйлән-бәйлән" җырын жюри һәм тамашачы хозурына тәкъдим итәчәкләр, музыкаль җитәкчеләре Светлана Гәрәева.
- Балаларның "Тылсымлы куллар", "Әни кояшым минем" бәйгеләрендә катнашканнары бар. Алар хәзер дә сынатмаслар дип ышанам, - ди Марина ханым.
Жюри нәтиҗәләре буенча, балалар һәм өлкәннәр категорияләре арасында "Эстрада җырлары" номинациясендә Варвара Протасова (11 нче балалар бакчасы), Галюза Петухова (Монай мәдәният йорты) беренче дәрәҗә дипломант, Яна Шалаумова (БСМ), Ришат Кәбиров (Песәй) беренче дәрәҗә лауреат булдылар. "Халык җырлары" номинациясендә өлкәннәр арасында Илнур Сәрвәров (Л.Карпов исемендәге химия заводы) 1 нче дәрәҗә дипломант булса, Виктор Япаев (Иске Гришкин) беренче дәрәҗә лауреат булып танылдылар. Коррекция мәктәбе укытучысы Юлия Шәймөхәмәтова Гран прига лаек булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 11:37Менделеевск яшьтәше - Зилә Сәгыйрова Зилә Сәгыйрова утыз елдан артык шифаханәнең хатын-кыз консультациясендә эшли7100
-
19 май 2022 - 09:23Шамил Садыйков: «Күп укыла торган материаллар һәм тугры укучылар телим!» «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанның массакуләм матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.9300
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.9100
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш11000
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте13100
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август13800
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте15000
-
20 май 2022 - 13:46Менделеевск районы укытучылары өр яңа ноутбук алдылар2022 елда татарстан укытучылары Ак Барс Банктан 12 мең ноутбук алачаклар.6100
-
20 май 2022 - 10:34Менделеевск Химиклар көнен бәйрәм итүгә әзерләнәМасштаблы тантаналар 27 майда узачак.8200
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.19500
-
16 май 2022 - 16:43Менделеевскида сабантуй бәйрәме көне билгеле Район сабантуе 11 июньдә узачак19000
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.16700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика