"Ижминводы" санаториенда "Җиңү салюты" фестивале кысаларында дәвалау-сәламәтләндерү учреждениесе һәм ижёвка авыл җирлеге үзешчән артистларының берләштерелгән концерты булды.
Программаны "Кояшкай" балалар бакчасы шәкертләре башкаруында "Күгәрченнәр биюе" ачты.
Ольга Маннапова, Людмила Морозова, Рамил Дәүләтшин, Александр Гоголев, Резедә Шәймөхәммәтова, Динсаф Гыйльфанов сугыш чоры җырлары белән вокал жанрында чыгыш ясадылар. Зал Пономарёвларның гаилә ансамблен,...
"Ижминводы" санаториенда "Җиңү салюты" фестивале кысаларында дәвалау-сәламәтләндерү учреждениесе һәм ижёвка авыл җирлеге үзешчән артистларының берләштерелгән концерты булды.
Программаны "Кояшкай" балалар бакчасы шәкертләре башкаруында "Күгәрченнәр биюе" ачты.
Ольга Маннапова, Людмила Морозова, Рамил Дәүләтшин, Александр Гоголев, Резедә Шәймөхәммәтова, Динсаф Гыйльфанов сугыш чоры җырлары белән вокал жанрында чыгыш ясадылар. Зал Пономарёвларның гаилә ансамблен, "Вечёрушки" фольклор коллективын алкышлар белән каршылады. "Шаян татарча", "Русские узоры", "Смуглянка", "Кружечка" биюләре концерт бизәге булды. "Тучи в голубом" музыкаль композициясенә артистлар гына түгел, тамашачы, жюри әгъзалары, хәтта район җитәкчесе Валерий Чершинцев та вальс әйләнделәр.
- Фестиваль концертлары ике ай бара, мин бүген катнашучы да булдым, - диде Валерий Сергеевич, коллективларны котлап. - Афәрин, яхшы чыгыш ясадыгыз.
Санаторий директоры айдар Садыйков коллегаларына рәхмәт белдерде:
- Тыгыз эш графигында репетицияләргә вакыт таптыгыз, җыр-биюләрегез белән кунакларны сөендерегез.
- Мин һәр чыгышны зур канәгатьләнү белән карадым, - дип тәэсирләре белән бүлеште Әлмәттән килгән ял итүче Рамил Кәрамов.
Концерттан соң барлык теләүчеләрне солдат боткасы белән сыйладылар.
Нет комментариев