Туган якны өйрәнү музенда күренекле якташыбыз, Татарстан һәм Каракалпакстанның халык, РСФСРның атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллинаның тууына 70 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.
Музей директоры Елена Мещерякова, чараны ачып, җырчы белән исән чагында очрашу мөмкинлеге чыкмавын, әмма фондта тупланган бай материал белән яшь буынны таныштыруның әһәмиятле булачагын ассызыклады.
Фәнни хезмәткәр Ольга...
Туган якны өйрәнү музенда күренекле якташыбыз, Татарстан һәм Каракалпакстанның халык, РСФСРның атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллинаның тууына 70 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.
Музей директоры Елена Мещерякова, чараны ачып, җырчы белән исән чагында очрашу мөмкинлеге чыкмавын, әмма фондта тупланган бай материал белән яшь буынны таныштыруның әһәмиятле булачагын ассызыклады.
Фәнни хезмәткәр Ольга Боднарь залдагыларны күргәзмәгә куелган җырчының сәхнә киемнәре, бизәнү һәм шәхси әйберләре, фото һәм башка документаль экспонатлар белән таныштырды.
Җыелганнар талантлы якташыбыз турында хатирәләре белән уртаклаштылар. Вафирә Мөхәмәтдиновна белән дистә еллар тыгыз элемтәдә хезмәттәшлек иткән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Галиева аның 1996 елның 28 февралендә Гассар исемендәге мәдәният сараенда ярты гасырлык юбилеен һәм сәхнәдә җырлавының 30 еллыгына багышланган бенефисын алып баруы турында сөйләде.
- Соңгы кайтуында очраша алмадык. Ул минем эш урынымда булган, кабул итү бүлмәсендә Өлкәннәр көненә багышлап үткәрәчәк концертына афиша һәм чакыру билетлары калдырган. Әмма, гомере вакытсыз өзелү сәбәпле, менделеевлыларга бу концертын күрү насыйп булмады. Хушлашкан көнне халыкның бихисап күп җыелуы, төрле яклардан милләттәшләребезнең җырчыны соңгы юлга озатырга килүе аның никадәр дәрәҗәдә абруй һәм хөрмәткә ия шәхес булуы турында сөйли, - диде Лилия Фёдоровна.
В.Гыйззәтуллинаның 55 яшьлегенә Казанда үткәрелгән бенефиска безнең районнан да делегация бара. Шунда ул, күңеле сизгән кебек, концерты тәмамланганнан соң саубуллашу мизгелендә якташларына: "Үлгәч, мине әниемнең аяк очына күмегез. Сезгә васыятем шул", - дигән тетрәндергеч сүзләр әйтеп калдыра.
- В.Гыйззәтуллина туган төбәгенә еш кайтып, якташлары, халык белән аралашып, аларның яшәеше белән кызыксынып, җәмәгать эшлеклесе буларак милләте өчен җан атып, ашыгып, ашкынып яшәде. Һәм, кинәт кабынган якты йолдыз кебек, көтмәгәндә сүнде. Ул кайда гына йөрсә дә, кем белән генә аралашса да, татарлыгын, Бондюг кызы булуын яшермәде, киресенчә, горурлык хисе белән, башын югары күтәреп бу турыда әйтә иде, - дип истәлекләре белән уртаклашты ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина.
- Вафирә Мөхәмәтдиновна кешеләр белән бик гади, җиңел аралаша иде, эреләнү, масаюны белмәде, һәркем белән тигез һәм дустанә мөнәсәбәттә булды, - дип фикерен белдерде хезмәт ветераны Венера Шәрәфиева. - Ул туган ягының чын патриоты иде, кешеләр язмышына, илдәге вакыйгаларга битараф булмады.
Шундый якты фикерләр, хатирәләр белән күргәзмәне ачканнан соң, залда җыелганнар Вафирә Гыйззәтуллинага багышланган видеофильм карадылар.
Күргәзмә якташыбызның 70 еллыгына багышланган район чараларына старт бирде һәм бер атна эшләячәк. Ул С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда һәм район авылларында да күрсәтеләчәк.
Нет комментариев