Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Һәйкәлнең нинди булачагын менделеевлылар хәл итә

Чаллы скульпторлары муниципалитет заказы буенча Дмитрий Менделеев һәм Пётр Ушков һәйкәлләре макетын ясады. Һәйкәл туган якны өйрәнү музее янында урнаштырылачак. Менделеевлыларга проект буенча фикер алышуда катнашырга тәкъдим ясалды. Аның яклы яки аңа каршы тавыш бирергә, тәкъдимнәр һәм фикерләрне муниципалитет сайтында, шулай ук Вконтакте социаль челтәрендә калдырырга була. "Менделеевские новости" газетасы...

Чаллы скульпторлары муниципалитет заказы буенча Дмитрий Менделеев һәм Пётр Ушков һәйкәлләре макетын ясады.
Һәйкәл туган якны өйрәнү музее янында урнаштырылачак. Менделеевлыларга проект буенча фикер алышуда катнашырга тәкъдим ясалды. Аның яклы яки аңа каршы тавыш бирергә, тәкъдимнәр һәм фикерләрне муниципалитет сайтында, шулай ук Вконтакте социаль челтәрендә калдырырга була. "Менделеевские новости" газетасы битендә сораштыруда 241 кеше катнашты. Шуларның 83 проценты һәйкәлгә "бик яхшы" дигән бәя бирде. иң күп искәрмәләр Ушков фигурасының башкарылышы буенча. Күпләр фикеренчә, аңа төплелек җитешми. Карпов исемендәге химзавод музее директоры Наталья Потапова билгеләп үткәнчә, замандашлары хатирәләре буенча Пётр Капитонович мәһабәт гәүдәле кеше була.
Шуны искәртәбез, Дмитрий Иванович һәм Пётр Капитоновичны хезмәттәшлек кенә түгел, дуслык җепләре дә бәйли. "Дустым Пётр Капитонович Ушковка. Д.Менделеев" - үзенең 1881 елда нәшер ителгән "Химия нигезләре" китабында күренекле галим шундый бүләкләү язуы калдырган.
Безнең фикер буенча, яңа һәйкәл гади бюст кына түгел, туган төбәгебезнең данлы тарихы сәхифәләрен яктыртучы скульптура композициясе булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Џђйкђл