Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Йөрәк җылыңны бүләк ит”

Каникул көннәрендә үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм 3 нче мәктәпнең 8 а сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Р.Матющенко) "Кама таңнары" приютында тәрбияләнүче нәниләр өчен шундый исемле очрашу оештырдылар. Өлкәннәрне һәм кечкенәләрне бергә үткәргән уеннар, күңелле аралашу берләштерде. Алып баручы Ә.Ермакова әкиятләрнең эчтәлеген белү, табышмаклар чишү өчен кунакларны төрле станцияләргә сәяхәткә чакырды. Һәркем...

Каникул көннәрендә үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм 3 нче мәктәпнең 8 а сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Р.Матющенко) "Кама таңнары" приютында тәрбияләнүче нәниләр өчен шундый исемле очрашу оештырдылар.
Өлкәннәрне һәм кечкенәләрне бергә үткәргән уеннар, күңелле аралашу берләштерде. Алып баручы Ә.Ермакова әкиятләрнең эчтәлеген белү, табышмаклар чишү өчен кунакларны төрле станцияләргә сәяхәткә чакырды. Һәркем күңелендә йөрткән хыялларын рәсемгә төшерде, соңыннан алардан коллаж төзелде. Приютлылар, оештыручыларга рәхмәт йөзеннән, иң отышлы җыр номерларын тәкъдим иттеләр. Бәйгеләрдә катнашучыларга татлы призлар, йомшак уенчыклар, шарлар таратылды. Үзенчәлекле очрашу һәркемнең күңелендә җылы хатирәләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары