Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Йөрәкләрне җилкендерүдән туктамас

Ольга Смолькова "Юность" район мәдәният йортында рус җыры бәйрәме булды. Халык вокалын яратучыларны "Песня русская, родная" концертына Гассар исемендәге мәдәният сараеның "Былина" ансамбле чакырды. Инна Килеева җитәкләгән коллектив күп тапкырлар Бөтенроссия, республика бәйгеләре җиңүчесе, район чараларының даими катнашучысы. Концерт программасында "На улице огонь горит", "Ой, сад во дворе", "Я по...

Ольга Смолькова
"Юность" район мәдәният йортында рус җыры бәйрәме булды.
Халык вокалын яратучыларны "Песня русская, родная" концертына Гассар исемендәге мәдәният сараеның "Былина" ансамбле чакырды. Инна Килеева җитәкләгән коллектив күп тапкырлар Бөтенроссия, республика бәйгеләре җиңүчесе, район чараларының даими катнашучысы. Концерт программасында "На улице огонь горит", "Ой, сад во дворе", "Я по травушке шла" һәм башка бик күп җырлар яңгырады. Бу көнне Марина Мокшина, Галина Богданова, Елена Дунаева, Вячеслав Бәйрәмгулов ялгыз номерлар белән чыгыш ясадылар. Тамашачы популяр коллективның һәр чыгышын җылы каршылады.
- Мин рус җырларын һәм "Былина" ансамблен яратам, - ди Социаль яклау идарәсе ветераны Людмила Белова.
Концертка ул вокал белән шөгыльләнүче оныгы Юля белән килгән.
Залда коллективның элеккеге әгъзалары, хезмәт ветераннары, рус җырының матурлыгын күрә һәм якташларыбызның талантына чын күңелдән соклана белүчеләр күп булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Былина