Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Заманча гаилә сәламәт булырга тиеш

Лариса Кривилёва "Россиягә һәр бала мөһим" проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Заманча гаилә сәламәт булырга тиеш" дигән темага региональ фәнни-гамәли конференция үткәрелде, ул Ижевка авылында яңа ачылган клубның тамаша залында узды. Район хакимияте, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе, Ижевка беренчел бүлекчәсе, "Танар" гаилә клиникасы, Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты,...

Лариса Кривилёва
"Россиягә һәр бала мөһим" проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Заманча гаилә сәламәт булырга тиеш" дигән темага региональ фәнни-гамәли конференция үткәрелде, ул Ижевка авылында яңа ачылган клубның тамаша залында узды.
Район хакимияте, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе, Ижевка беренчел бүлекчәсе, "Танар" гаилә клиникасы, Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, ТР буенча халыкара "Ата-ана кайгыртуы" иҗтимагый хәрәкәте, Ижевка авылы җирлеге һәм клуб, ТР буенча "Халыкны саклау өчен" гомумроссия хәрәкәте бу чараны оештыручылар булды.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, мәдәният йортының ачылуына биш кенә ай булуга карамастан, чиктән тыш иҗади сәләтле кеше Алла Затирко җитәкчелегендә авыл халкы һәм кунакларның яраткан ял итү урынына әйләнде.
- Клубка бик теләп киләбез, балаларыбызның өстәмә белем алуына, якташларыбызның мәдәни мирасы белән танышуына шатланабыз, - дип фикерләре белән бүлешәләр мәктәп директоры Татьяна Мифтахова һәм балалар бакчасы мөдире Людмила Галкина.
- Мәдәният йортында үзенчәлекле рух хөкем сөргәнен бусагадан атлап керүгә аңладык. Монда халык изге күңелле, аралашырга ярата, - дип тәэсирләрен җиткерәләр кунаклар.
Территория хуҗалары - җирлек башлыгы Валентина Пономарева һәм клуб мөдире Алла Затирко чарага старт бирделәр.
Җыелганнарны Ижевканың яшь буыны - "Солнышко" балалар бакчасы шәкертләре һәм "Конфетти" бию төркеме сәламләде.
Сәхнәдә тәкъдим ителгән бәхетле балачак атмосферасы, чыгыш ясаучы балаларның елмаюы чынбарлык, көндәлек тормыш турында ныграк уйланырга мәҗбүр итте.
- Җирлектәге 86 баланың 30ы әтисез үсә, 12се - тәрбиягә алган һәм опекун гаиләләрендә. Аерылучылар саны елдан-ел арта. 24 яшькә кадәрге яшь гаиләләрнең 40 проценты өйләнешкәннән соң бер елдан аерылыша, - диде җирлек башлыгы. - Югары әхлакка, мәхәббәткә, якыннарының аңлавына һәм ярдәм итешүе сәләтенә нигезләнгән традицион гаилә кыйммәтләрен саклап калу өчен барлык җаваплы структуралар һәм җәмәгатьчелек тырышлыгын берләштерергә кирәк. Менә шуның өчен дә гаилә сәламәтлеге турында мәсьәләне күтәрергә кирәк.
Иң мөһиме - әхлакый сәламәтлек
- Гаилә сәламәтлеге турында сөйләгәндә, иң элек физик яктан сәламәтлекне күзаллыйбыз. Ләкин иң мөһиме - әхлакый сәламәтлек. Без клуб, мәктәпләрдә ничек кенә шартлар тудырырга тырышсак та, шәхес буларак баланың холкы гаиләдә салына. Бала өендә күргәнне сеңдерә, - дип билгеләп үтте социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов, җыелганнарны Игорь Привалов исеменнән сәламләп.
Гаилә сәясәте
Яр Чаллы шәһәреннән "Танар" гаилә клиникасы белгечләре чыгышы кызыксыну уятты. Чаллыда гаилә сәясәте координаторы, ТРның атказанган табибы, "Танар" гаилә клиникасы үсеше буенча баш табиб урынбасары, "Йөрәк һәм Розага хезмәт итүче" алтын билгесе кавалеры Александр Зотов болай дип билгеләп үтте:
- Гаилә институты хәзер тирән кризис кичерә, никахка керү өчен мотивация юк. Кызганычка каршы, статистика буенча, үлүчеләр саны туучылардан күбрәк, аерылышучыларга караганда туйлар кимрәк, балаларның күбесе тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә. Без балаларны булачак әти яки әни итеп тәрбияләүдән туктадык, алар белән бик аз вакытыбызны үткәрәбез, эштән арып кайтабыз, аларга начар үрнәк күрсәтәбез. Әти-әнисеннән күрмәсә, бала ничек сәламәт яшәү рәвеше алып барсын? Әгәр без бу проблемага ныклап тотынмасак, соң булуы ихтимал. Шуны аңлау мөһим, баланың киләчәге беренче чиратта гаилә атмосферасына бәйле.
Ул "Халыкны саклау өчен" иҗтимагый хәрәкәт катнашында Чаллы шәһәре ЗАГСында ир һәм хатын мәктәбе оештырылуы турында сөйләде, шунда ук даими психолог эшли, гаилә әгъзаларын үзара тату яшәргә өйрәтә. Һәр яшь пар Гаилә паспорты ала.
"Мәдәниятле шәһәр" программасы эшләнде һәм уңышлы гамәлгә ашырыла, Аталар берлеге эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күтәрелә.
Гаиләләрдәге мөнәсәбәтләр
матурлыгы
"Ата-ана кайгыртуы" халыкара иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе рәисе, Россия ата-аналар университеты проректоры, "Светлячок" мәктәпкәчә үсеш үзәге җитәкчесе, "Йөрәк һәм Розага хезмәт итүче" алтын билгесе кавалеры Людмила Сидорова чыгышы барышында шундый нәтиҗә чыгарды:
- Балаларыбызны әби-бабаларыбыз безне тәрбияләгән кебек тәрбияли алмыйбыз. Дөнья үзгәрә, кеше дә үзгәрә. Матди байлык артыннан куып, без балаларыбызны телевизор һәм Интернет белән ялгыз калдырабыз, аларны нинди куркыныч сагалаганын аңлап җиткермибез.
Без әти-әниләргә даими кабатлыйбыз: балагыз белән дус булыгыз, аралашу һәм бергәләп ял итү өчен вакыт табыгыз, аның тормышын хәтеренә сеңеп калырлык вакыйгалар белән баетыгыз. Шул вакытта ул бәхетле һәм уңышлы булыр.
- Еш кына әти-әниләргә психологик аңлылык, эчке культура җитешми. Хәтерегездә тотыгыз, бала тәрбияләгәндә без үзебезне дә тәрбиялибез, - диде ул.
Яшьләрнең гаиләгә мөнәсәбәте
Яр Чаллы социаль-педагогика технология һәм ресурслар институтының мәктәпкәчә белем методикасы һәм теориясе кафедрасы доценты, биологик фәннәр кандидаты Оксана Тихонова бу мәсьәләләрне күтәрде.
Ул билгеләп үткәнчә, яшь гаиләләрнең төп проблемасы - әйләнә-тирәдәгеләр белән үзара мәхәббәткә сугарылган җылы мөнәсәбәтләр булдыра белмәү.
- Хәлне анализлау күрсәткәнчә, әти-әни булырга әзерлек кирәк. "Әти-әниләр кайгыртуы" программасының "Яшьләр канаты" проектын эшләдек, аның кысаларында мастер-класслар, белгечләр белән очрашулар, психологлар белән үзара әңгәмәләр оештырабыз. Бу проблемалы мәсьәләләрне хәл итүгә булышлык күрсәтер дип уйлыйбыз, - дип ассызыклады Оксана Анатольевна.
Сәламәтлек
формуласы
ТР буенча "Халыкны саклау өчен" иҗтимагый хәрәкәте рәисе ярдәмчесе, "Танар" гаилә клиникасы баш табибы Лариса Танова чыгышыннан күп кенә файдалы мәгълүмат алынды.
Лариса Юрьевна үз чыгышында сәламәт кешенең социаль һәм психологик гармониясе булуына басым ясады. Сәламәтлеккә түбәндәге факторлар йогынты ясый: медицина - 10%, генетика - 20%, экология - 20%, тормыш рәвеше - 50%.
Гомер озынлыгы буенча Россия 142 нче урында. Аз хәрәкәтләнү, дөрес тукланмау нәтиҗәсендә 1-7 нче сыйныф укучыларының гәүдә авырлыгы ун тапкырга кадәр арта.
Клиниканың баш табибы киңәш бирде: "Кеше төнге 12 сәгатькә кадәр йокларга ятарга тиеш - "бүген", "иртәгә" түгел, чөнки сәламәтлек ферменты төнге вакытта гына эшкәртелә.
Аннан ул "Сәламәт булып үсәбез" программасының төп пунктлары белән таныштырды, рациональ туклануның сәламәтлекнең бер өлешен хасил итүен ассызыклады.
- Гиппократ әйткән: "Кеше нәрсә ашаса, шул ризыктан тора". Әгәр кешегә витаминнар, микроэлементлар җитешми икән, аннан себер сәламәтлеген таләп итеп булмый. Сәламәт туклану - сәламәт милләт, - диде ул.
Аерылышу бала писихасында чагыла
ТР Менделеевск нотариаль округы нотариусы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы Марат Зарипов гаилә закончалыгы нигезләре, балаларның һәм ир белән хатынның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү тәртибе белән таныштырды.
- Теркәлгән никахта гына хокук һәм бурычлар була, - диде Марат Мисхәтович.
- Әти-әниләренең аерылышуы балалар психикасында кискен чагыла. Аталар гаилә коруга җаваплы карарга һәм "Хатынсыз кеше - акылсыз кебек" дигән рус әйтемен истә тотарга тиешләр. Гаиләгезне яратыгыз.
Алабуга балалар йорты психологы, тәрбиягә бала алган аналар мәктәбе белгече Н.Летникова эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Балалар йорты шәкертләре педагоглар белән берлектә "Жозефина" мода театры модельләре коллекциясен күрсәттеләр.
Оксана Тихонова һәм Александр Зотов "Дуслар, бәхет йортын төзик" шигырен һәм "Йорт" җырын башкардылар.
"Йорт" - ул Ата, Ана һәм балалар", ата-ана булмаса, балалар бәхетсез. Мин тәрбиягә алган балаларыма уңайлы булсын өчен барысын да эшлим, - диде тугыз баланы тәрбиягә алган "Хатын-кыз-ана" республика конкурсында җиңүче Ирина Самарина.
Тыярга түгел, ә өйрәтергә
- Изге китапларда "Әти-әниеңне хөрмәт ит" диелгән. Әти-әниләр дә, балаларыннан хөрмәт күрергә теләсәләр, гамәлләрен үлчәп эшләргә тиешләр. Баланы тыюлар ярдәмендә тәрбияләргә кирәкми. Аның белән күбрәк аралашырга, фикеренә колак салырга, мөстәкыйльлеккә өйрәтергә кирәк, шул вакытта ул тормышта үз урынын табар, - диде ТР Дәүләт Советы депутаты киңәшчесе Рөстәм Гафаров.
Чара тәрбиягә алган балаларның әниләре белән башкарган "Материнская молитва" җыры белән тәмамланды.
- Бу чара эзсез узмас. Алган мәгълүмат файдага булыр, - диделәр партиянең җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзалары Клавдия Смирнова һәм Лариса Мөхәммәтшина.
Конференция резолюзия кабул итү белән тәмамланды.
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары социаль ракурс