Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Үзен искә алганда, кеше яши

"Юность" район мәдәният йортында Марсель Гыймазетдиновны искә алу кичәсе булды. Чарага шагыйрьнең туганнары, коллегалары, дуслары, иҗатын яратучылар җыелды. Мәдәният йорты фойесында китап күргәзмәсе җәелдерелде. - Монда шагыйрьнең җыентыклары, аның тормыш һәм иҗат юлы турында материаллар тәкъдим ителде, - дип билгеләп үтте үзәк китапханә системасы мөдире Людмила Краснопёрова. - Республиканың милли...

"Юность" район мәдәният йортында Марсель Гыймазетдиновны искә алу кичәсе булды.
Чарага шагыйрьнең туганнары, коллегалары, дуслары, иҗатын яратучылар җыелды. Мәдәният йорты фойесында китап күргәзмәсе җәелдерелде.
- Монда шагыйрьнең җыентыклары, аның тормыш һәм иҗат юлы турында материаллар тәкъдим ителде, - дип билгеләп үтте үзәк китапханә системасы мөдире Людмила Краснопёрова. - Республиканың милли китапханәсе дипломы аеруча кызыксыну тудыра. 1994 елда Марсель Гыймазетдиновның "Син мине белмисең" исемле җыентыгы "Ел китабы" республика конкурсында өченче урынны яулады.
Кичәдә катнашучылар Марсель Гыйльфанович тормышы белән бәйле шактый кызыклы мәгълүмат алдылар. Мисал өчен, алар гаиләсендә 15 бала тәрбияләнә, Марсель унөченчесе була. Кинохрониканың аклы-каралы кадрлары аның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында 50 яшьлек юбилее алдыннан үткәргән бенефисы турында сөйли. Анда татар эстрадасының популяр җырчылары катнашкан.
Җирле композиторлар Роберт Нәбиуллин, Владимир Мироваев, шагыйрь һәм язучы Мансур Сафин, якташлары - бәзәкәлеләр һ.б. лар аның белән иҗат элемтәләре турында сөйләделәр. Кичә барышында шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
- Без бу чара белән Мәдәният елын ачабыз, - дип билгеләп үтте кичәне алып баручы Илсөяр Гобәйдуллина.
Шагыйрьнең апасы Римма Гыйльфановна туганнары исеменнән район җитәкчелегенә, кичәне оештыручыларга һәм Марсель Гыймазетдиновның иҗади мирасын популярлаштырган һәм зурлап искә алган менделеевлыларга рәхмәт белдерде.

Ольга Смолькова

Рәис Сәхапов фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев