Үзенчәлекле балалар өчен яңа ел могҗизасы
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле менделеевск балалары әкияти персонажлар белән бергә Яңа елга юл алдылар.
Балалар сәнгать мәктәбендә режиссер-куючы Анна Напольскихның «Яңа елга кем бара» спектакленең премьерасы булды.
БСМнең «Алтын ачкыч» театрал коллективында катнашучылар һәм яшь укытучылар Марина Климова, Гүзәл Гайсина, Алсу һәм Ленар Фатхуллиннар яшь тамашачыны яңа ел тылсымы һәм әкият дөньясына алап киттеләр.
Тамаша әкияти сәхнәдә узды, изге геройлар сыман (Өч баһадир, Буратино, Емеля, Мэри Поппинс, Несмеяна царевна, Карлсон, Итекле песи, Василиса Прекрасная), тискәре персонажлар да (Змей Горыныч, Кот Баюн, Үлемсез Кощей, Карлы Королева, Убырлы) Яңа елга эләгергә телиләр. Ләкин аның өчен биш станцияне узарга кирәк. Тамаша яхшылык һәм яманлык белән чиратлашып бара. Анда гадәти булмаган маҗаралар, тылсымлы үзгәрүләр, мавыктыргыч уеннар оештырыла һәм ачык төстәге махсус эффектлар кулланыла. Каршылыкларны узып һәм Кыш Бабай белән Кар Кызы янына барып җиткәч, барысының да күңелләре йомшара, яңа ел кәефе барлыкка килә
Татьяна Никонова сигез яшьлек кызы Лия белән спектакльдән канәгать калганнар.
– Бик тә ошады, актёрларга афәрин диясе генә кала, – ди кыз. – Минем зур хыялым – сәламәт булу һәм беркачан да авырмау.
Балалар әкият геройлары белән уеннарда, бию бәйгеләрендә катнаштылар. Үзенчәлекле балалар онытылмаслык тәэсирләр, күтәренке кәеф алдылар. Ахырда аларга яңа ел бүләкләре өләштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев