Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Үзешчәннәр алкышлар кабул итте

    Атна башында Яңабирде мәдәният йортында клуб сезонын ачу концерты узды. Анда Илнәт һәм Кокшан үзешчәннәре дә катнашты. "Теремшур", "Теремшур-кускылиос" (балалар төркеме), "Элнет" фольклор ансамбльләре чыгышлары чара бизәге булды. Яшьләрдән бер дә калышмый өлкәннәр халык һәм авторлар җырларын башкардылар. Авыл осталары биюдә дә сынатмадылар. Шаян сәхнә күренешләре, скетчлар концертны тагын да...

    Атна башында Яңабирде мәдәният йортында клуб сезонын ачу концерты узды. Анда Илнәт һәм Кокшан үзешчәннәре дә катнашты.
    "Теремшур", "Теремшур-кускылиос" (балалар төркеме), "Элнет" фольклор ансамбльләре чыгышлары чара бизәге булды. Яшьләрдән бер дә калышмый өлкәннәр халык һәм авторлар җырларын башкардылар. Авыл осталары биюдә дә сынатмадылар. Шаян сәхнә күренешләре, скетчлар концертны тагын да җанландырды. Тамашачы җылы кабул иткән яхшы номерларны 5 ноябрьдә "Юность" район мәдәният йортында йомгаклау концертында карарга була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: