Зәңгәр беретлар

С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда тулы аншлаг белән Россия һава десанты гаскәрләре ансамбленең шундый исемдә концерты узды. Россиянең атказанган артистлары 30 ел дәвамында җир шарының, шул исәптә илебезнең төрле төбәкләрендә, уңышлы чыгыш ясыйлар. Легендар ансамбль шәһәребездә беренче мәртәбә булды, бу көнне аларның 2997 нче концерты тамашачы хозурына җиткерелде. Төркемдәгеләр - ансамбльнең...
С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда тулы аншлаг белән Россия һава десанты гаскәрләре ансамбленең шундый исемдә концерты узды. Россиянең атказанган артистлары 30 ел дәвамында җир шарының, шул исәптә илебезнең төрле төбәкләрендә, уңышлы чыгыш ясыйлар. Легендар ансамбль шәһәребездә беренче мәртәбә булды, бу көнне аларның 2997 нче концерты тамашачы хозурына җиткерелде.
Төркемдәгеләр - ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе, полковник Сергей Яровой, сәнгать җитәкчесе урынбасары, полковник, җырлар авторы Юрий Слатов; оранжировкалар ясаучы, музыкантлар Денис Платонов һәм Дмитрий Вахрушин, тавыш режиссеры Егор Сердечный залдагыларга иң яхшы җырларын тәкъдим иттеләр. Концерт барышында Россиянең Кораллы көчләре, хәрби бәрелешләр, әти-әниләр һ.б. темаларга багышланган әсәрләр яңгырады. "Голубые береты", "Письмо матери", "Ордена не продаются", "Разговор с портретом" һәм башка җырлар тамашачы күңелен әсир итте.
Бүгенге көндә ансамбльнең 10 альбомы дөнья күргән. Гимнга әверелгән "Синева" җырын башкарганда тамашачы-десантчыларның бердәм булып сәхнә алдына тезелеп басулары иң матур мизгел булып истә калды.
Район башлыгы Валерий Чершинцев менделеевлылар һәм шәхсән үз исеменнән башкала артистларына тирән эчтәлекле концерт өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, аларның Менделлевскига кабат килүләренә ышаныч белдерде, картина һәм чәчәк бәйләме бүләк итте.
- Концертка билет әле генә алдым, булырмы икән, дип борчылган идем. Яшь чакта әлеге ансамбльнең аһәңле җырларын тыңлап үстек. Бу төркем Әфганстанда оештырылды. Артистларның чыгышы искиткеч, чыгышлары һәркемнең хәтерендә озак сакланыр, - ди шәһәрдәшебез Флүрә Гыймаева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.3800
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.8300
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде9800
-
15 август 2022 - 11:50Яшь театраллар Мамадышта күбекле кичәгә катнашалар Аларны анимацион программада катнашырга чакыралар.9100
-
15 август 2022 - 11:20Менделеевлылар теплоходта өч көнлек сәяхәткә кузгалдылар Алар төрле шәһәрләрдә тукталалар.9100
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.5000
-
15 август 2022 - 10:50Татарстан Республикасы башлыгы регионның предприятиеләрендә маска режимын кайтарырга тәкъдим итте Чирләү күрсәткече 32%ка күтәрелде.9600
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.8200
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.16900
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде9800
-
15 август 2022 - 10:50Татарстан Республикасы башлыгы регионның предприятиеләрендә маска режимын кайтарырга тәкъдим итте Чирләү күрсәткече 32%ка күтәрелде.9600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика