Җир йөзендә иң изге зат - әнидер ул
Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби клубының чираттагы утырышы Әниләр көненә багышланды.
Кичәдә барлык әниләр хөрмәтенә җылы котлау сүзләре әйтелде, матур җырлар яңгырады. “Әдәбиятта – Ана образы” дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплардан шигырьләр, чәчмә әсәрләрдән өзекләр укылды. “Ядкарь” әдәби берләшмәсенә йөрүче Гөлсем Фардеева, Гөлниса Евдокимова, Диләрә Хуҗина шигырьләре тыңланды. 7нче бакчадан килгән Алия Рәхмәтуллина катнашучыларны әниләргә багышланган шигырьләре белән сөендерде.
Һәркем үз күңелендә йөрткән әни булу хатирәләре, үз әнисе турындагы истәлекләр белән бүлеште. Кичә бик җылы аралашу белән үтте, алдагы утырышның темасы билгеләнде.
Оныкларга
Оныкларга тәрбия бирер өчен
Үзебезгә тәртип бик кирәк,
Сабыйлар бит бездән үрнәк ала -
Һәрбер борылышка таң кала.
Ә балалар безнең үзебезгә
Нинди ихтирамда булсалар,
Оныклар бит шуны күреп үсә
Ни чәчсәләр шуны уралар.
Динне дә бит аңлатырга кирәк
Балаларга сабый чагында,
Бер дин дә начарлыкка дәшми,
Чисталыкка өнди тагын да.
Кайсы ак та, кайсы кара,- диеп
Өйрәтергә кирәк аңларга,
Кара эчле, начар дус-ишләрдән
Ерак кирәк икәнен атларга.
Өлкәннәргә ярдәм итәргә дә
Кирәк кечкенәдән аңлату,
Без үстергән газиз оныкларны
Чын күңелдән кирәк ярату.
Г.Фардеева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев