Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Үзәк кунаклар кабул итә

    Укучылар Балалар иҗаты үзәгендә әзерләнгән чараларга бик теләп йөриләр. Мәктәп яны лагерында ял итүчеләр өчен бүлек җитәкчесе Лариса Дудакова кинолекторий оештырды. Укучылар "Сталинград" фильмын карап, әңгәмәдә катнашып, фикерләре белән бүлештеләр. Декоратив-кулланма иҗат сөючеләрне педагоглар Зәкия Әхмәдуллина, Алсу Садыйкова, Лилия Габдрахманова мастер-класс очрашуына чакырдылар. Табигый, ташландык материаллардан ясалган эшләр күргәзмәгә куелачак....

    Укучылар Балалар иҗаты үзәгендә әзерләнгән чараларга бик теләп йөриләр.
    Мәктәп яны лагерында ял итүчеләр өчен бүлек җитәкчесе Лариса Дудакова кинолекторий оештырды. Укучылар "Сталинград" фильмын карап, әңгәмәдә катнашып, фикерләре белән бүлештеләр. Декоратив-кулланма иҗат сөючеләрне педагоглар Зәкия Әхмәдуллина, Алсу Садыйкова, Лилия Габдрахманова мастер-класс очрашуына чакырдылар. Табигый, ташландык материаллардан ясалган эшләр күргәзмәгә куелачак.
    Түгәрәкләрдә шөгыльләнүчеләр "Нептун" бассейнына барырга да планлаштыралар. "Очарование" бию ансамбле (җитәкчесе Гүзәл Зиннәтуллина) каникул көннәрен Киевта "Кояшка тартылабыз" дигән халыкара конкурс-фестивальдә катнашып уздырачак. Үзәк укытучылар өчен дә чаралар тәкъдим итә. Районның педагог-оештыручылары семинарда авторлык программалары төзү методикасына игътибар бирәчәкләр. Рус теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре һәм каләм тибрәтүче шәкертләр Роберт Ясәвиевның "Диалог любви" альбомын тәкъдир итүгә чакырылган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: