Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Үзәк район хастаханәсе һәм «Шифалы су-Ижминводы» санаторие хезмәткәрләре халык иҗаты фестивалендә катнаштылар

Концерт санаторийда узды һәм медицина хезмәткәрләре арасында талантларның күп булуын ачыклады.

Татар, рус, мари һәм удмурт телләрендәге җырларны очкынлы биюләр, авторлык номерлары алыштырды.

— Җыр һәм бию әзерләдек, — дип бүлеште Гүзәлия Гыйльметдинова, — финалга узарбыз дип өметләнәбез.

Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, санаторий директоры һәм баш табибы Сәлим Хәбибуллин һәм Роза Снадина, Үзәк хастаханәнең баш табибы Оксана Бахматова, булган тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышладылар.

— Сугулы-дулкынлы терапия дип аталган дәвалану бар, — диде Ләйсән Камилевна, — сез бүген яңа алым — мәдәни-дулкынлы терапия кулландыгыз һәм позитив, күтәренке кәеф өләштегез. Эшегезнең тыгызлыгына карамыйча, репетицияләргә вакыт таптыгыз һәм менә дигән концерт күрсәттегез. Артист-медикларга беренче чиратта сәламәтлек, түземлелек һәм уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X