Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Арбузник”

1 нче гимназиядә шундый исемле көзге чара үткәрелде, анда өченче сыйныф укучылары катнашты. Танып белүгә ярдәм итүче мавыктыргыч чараны оештыру инициаторы сыйныф җитәкчесе, тәҗрибәле педагог Әлфия Исхакова булды, аның методик тупланмасы гимназия укучыларын төрле яклап камилләштерү өчен материалларга бай. - Без бәйрәмне Карбыз көненә багышладык, ул сентябрь уртасында Россия, Төркмәнстан,...

1 нче гимназиядә шундый исемле көзге чара үткәрелде, анда өченче сыйныф укучылары катнашты.

Танып белүгә ярдәм итүче мавыктыргыч чараны оештыру инициаторы сыйныф җитәкчесе, тәҗрибәле педагог Әлфия Исхакова булды, аның методик тупланмасы гимназия укучыларын төрле яклап камилләштерү өчен материалларга бай.
- Без бәйрәмне Карбыз көненә багышладык, ул сентябрь уртасында Россия, Төркмәнстан, Башкортстанның күп шәһәрләрендә уздырыла. Карбыз - дөньядагы иң зур җимеш, тәме татлы, гурманнарны гына түгел, бар кешене - олыларны да, балаларны да җәлеп итә, - дип сөйли Әлфия Ибраһимовна, сыйныф сәгатен ачып.
Карбыз фестивале 2007 елдан Волгоград өлкәсенең Камышино шәһәрендә уза, анда кызыклы тарихи фактны искә алалар. Пётр I, шул урында үстерелгән карбызны авыз иткәч, поход журналында болай дип яза: "Менә дигән җимеш" һәм бу гаҗәеп культура хөрмәтенә пушкалардан салют бирергә боера.
Балалар үз командаларын "Метеор", "Йолдызлар", "Лидерлар", "Супергеройлар" дип атадылар. Әлеге тема буенча мавыктыргыч ярыш барышында гимназия укучылары табышмаклар чиштеләр, сәхнә күренешләрендә, күңелле миниатюраларда катнаштылар. Әниләр составындагы жюри балаларның биремнәрне ничек үтәүләрен күзәтте, конкурсның һәр этабына гадел һәм катгый бәя бирде. Өй эше итеп әзерләнгән костюмнар, кул эшләре дә бәяләнде.
Ярышлар карбызның төрләре һәм сортлары, аның азык буларак файдасы, дәвалау сыйфатлары турында кызыклы мәгълүмат белән үрелеп барды. Әлфия Ибраһимовна карбызның йомшак өлешендә нитратларны билгеләү буенча тәҗрибә дә күрсәтте.
Чара җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. "Метеорлар" һәм "Лидерлар" командалары беренче урынны бүлештеләр. "Супергеройлар" - икенче, "Йолдызлар" өченче урыннарны яулады. Аннан балалар карбыздан авыз итәр өчен мәктәп ашханәсенә юнәлделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары мэдэният