Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балачакта яраткан китабым

2 апрель Даниядән бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көне, Халыкара балалар китабы көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан без менделеевлыларга "Балачакта сезнең яраткан китабыгыз нинди булды?" дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Валерий Пикарский, янгын сүндерүче: - Корней Чуковский китапларын яратып укыдым. Мин беренче онык, шунлыктан әби-бабаларым мине бик нык...

2 апрель Даниядән бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көне, Халыкара балалар китабы көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан без менделеевлыларга "Балачакта сезнең яраткан китабыгыз нинди булды?" дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Валерий Пикарский, янгын сүндерүче:
- Корней Чуковский китапларын яратып укыдым. Мин беренче онык, шунлыктан әби-бабаларым мине бик нык яраттылар. Әбием Нәзирә Габдуллаевна мәктәптә эшләде һәм кайвакыт мине үзе белән дәрескә алып керә иде. Доктор Айболит турындагы шигырьне класс алдында сөйләгәнемне әле дә хәтерлим, укучылар миңа кул чапканнар иде.
Ирина Кузнецова, пенсионер:
- Минем балачагым 70 нче елларга туры килде. Ул вакытта без укырга яраттык, балалар китапханәсенә бик теләп йөрдек. Фомин урамындагы кечкенә агач йортта урнашкан китапханәдә дулкынландыргыч атмосфера - китапларның үзенчәлекле исе, уку залында тынлык, аңа бара торган юл да бездә канәгатьләнү хисе тудыра иде. Яраткан китаплар күп булды, әмма "Мэри Поппинс" миндә аеруча тәэсир калдырды. Шул ук китапны кызыма сатып алгач, шатлыгымны уртаклашыр дип өметләндем, әмма ышанычым акланмады... Хәзер башка чор, китаплар да башка. Кызым үсемлекләр һәм хайваннар турында энциклопедияләрне күбрәк яратты.
Регина (фамилиясен атарга теләмәде):
- Кызыма 4 яшь, А.Бартоның шигырьләрен ярата. Китап калын, балалар шигырьләренең тулы тупланмасы. Без аны берничә мәртәбә укып чыктык. "Уронили Мишку на пол", "Причешу свою ладошку" шигырьләрен яттан өйрәндек. Матур рәсемнәре дә күп. Балачагымда "Малыш и Карлсон" китабын укырга яраттым.
Рамилә Шәйхетдинова, 1 нче балалар бакчасы шәкерте:
- Миңа Александр Пушкинның "Алтын балык турында әкият"е ошый. Әти-әнием аны укыганда яратып тыңлыйм. Үзем әлегә укый белмим, өйрәнәм генә. Карчыгы явыз һәм саран булган картны кызганам. Минем теләкләремне үтәсен өчен, шундый балык тотарга хыялланам.
Менделеевлылар балачакларының яраткан китаплары арасыннан Бажов әкиятләрен, "Дядя Степа", "Мэри Поппинс", "Хижина дяди Тома", "Приключения Тома Сойера", "Человек-амфибия", "Васек Трубачев и его товарищи", "Приключения Чиполлино" һ.б. ларны атадылар.
Балалар китапханәсе хезмәткәрләреннән замана балаларының нәрсә укуларын белдек.
Елена Назарова:
- Безнең китапханәдә меңнән артык китап укучы теркәлгән. Иң яше 2011 елда туган. Кызларда заман балалар язучыларының мәхәббәт турында һәм фэнтэзи жанрындагы әсәрләре популярлык казана. Малайлар детектив, техника, хайваннар турында энциклопедияләр белән кызыксыналар.
Ирина Марготнова:
- Китап һәрвакыт модада булды. Элегрәк А.Волковның "Волшебник Изумрудного города" һ.б. китапларын еш сорадылар, соңгы елларда балалар "Гарри Поттер" һәм "Таня Гроттер"ны уку белән мавыгалар. Классиканы да оныттырмаска тырышабыз, бу өлкәдә безгә укытучылар, сыйныф җитәкчеләре ярдәм итә, алар белән берлектә төрле чаралар үткәрәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары блицђћгђмђ

2
X