Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бүләккә – концерт һәм аттракционнар

Инвалидлар ункөнлеге дәвамында чаралар бере-берсен алыштырып торды. "Юность" район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен концерт оештырылды. Кичәгә килүче Рамил Сәйфетдинов спартакиадада катнашуын белдерде, дротиклар атып, гер күтәреп, диплом алуы турында сөйләде: - Дүртенче мәктәптә урнашкан үзәккә еш йөрим, анда спорт белән шөгыльләнергә шартлар тудырылган. Күпләр армрестлингны, өстәл теннисын, шашка-шахмат уеннарын...

Инвалидлар ункөнлеге дәвамында чаралар бере-берсен алыштырып торды. "Юность" район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен концерт оештырылды.
Кичәгә килүче Рамил Сәйфетдинов спартакиадада катнашуын белдерде, дротиклар атып, гер күтәреп, диплом алуы турында сөйләде:
- Дүртенче мәктәптә урнашкан үзәккә еш йөрим, анда спорт белән шөгыльләнергә шартлар тудырылган. Күпләр армрестлингны, өстәл теннисын, шашка-шахмат уеннарын үз итәләр.
Әңгәмәгә кушылган Анна Добрина балалар чыгышын яратуын һәм бүген дә яшь биючеләрне карарга килүен әйтте.
Фойедагы кул эшләре күргәзмәсе янында Ангелина Младенцева белән аралаштык.
- Коррекция мәктәбендә укыганда, кул эшләре белән кызыксындым. Йомшак уенчыклар тегү, балавыздан сыннар әзерләү, кәгазьдән чәчәкләр ясау - барысы да яхшы терапия. Музейда совет чоры уенчыклары күргәзмәсендә булуы да ошады, - дип сөйләде кыз.
Залга җыелганнарны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров сәламләде һәм һәр көннәре батырлык үрнәге булганнарга изге теләкләрен җиткерде. Инвалидлар яшәешен җиңеләйтү өчен "Кулай мохит" программасының уңышлы тормышка ашырылуын әйтеп үтте.
Кул эшләре күргәзмәсен оештыручыларга һәм катнашучыларга Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырылды. Болар - коррекция мәктәбе директоры Дамира Сәлимханова, Зоя Вәлиуллина, Анна Закусилова, Ангелина Младенцева.
Концерт "Очарование" бию коллективы чыгышы белән башланды. Нәфис сүз жанрында Денис Чернов, Иван Алексеев, Любовь Косякова, Олег Шадрин отышлы шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Анастасия Мисеева, Галия Пшембаева башкаруында җырлар да һәркемнең күңеленә хуш килде. Чарада мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең катнашуы аерым игътибарга лаек булды. Концерттан соң мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева балаларны С.Гассар исемендәге мәдәният сараена аттракционнарга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск концерт Менделеевск яналыклары