Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Дүрт йөз еллык тарих һәм мәдәният

Татарстанда "Бердәм Россия" партиясе инициативасы буенча икенче тапкыр халык социаль проектлары бәйгесе үткәрелә. 18 июльдә республиканың Хөкүмәт йортында җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләделәр. Татар Чаллысы авыл мәдәният йортына 580 мең сум грантка сертификат тапшырылды. Средстволар нәрсәгә файдаланылачак, проект кысаларында нинди чаралар планлаштырыла - болар турында муниципалитет органнары вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре сөйләде....

Татарстанда "Бердәм Россия" партиясе инициативасы буенча икенче тапкыр халык социаль проектлары бәйгесе үткәрелә.
18 июльдә республиканың Хөкүмәт йортында җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләделәр. Татар Чаллысы авыл мәдәният йортына 580 мең сум грантка сертификат тапшырылды.
Средстволар нәрсәгә файдаланылачак, проект кысаларында нинди чаралар планлаштырыла - болар турында муниципалитет органнары вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре сөйләде.
Флүрә Халикова, Тат.Чаллы мәдәният йорты директоры, проект авторы:
- "Мин бу җирне ватаным дип атыйм" проектында авылның тарихи белешмәсе, күренекле якташларыбызның биографияләре, презентацияләр тәкъдим ителде, традицияләргә, мәдәни кыйммәтләрне торгызуга аерым урын бирелде. Форсаттан файдаланып, материаллар җыюда һәм бизәүдә зур ярдәм күрсәткән тарихчы Владимир Газейкинга, китапханәчеләр Прасковья Кривилёвага (хәзер пенсионер), Ольга Кривилёвага, җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова эгидасында авыл активына, мәктәп педколлективына рәхмәт белдерәм. Мәдәният идарәсе, "Юность" РМЙ мәгълүмати яклау күрсәттеләр.
Татьяна Кузнецова, җирлек башлыгы:
- Клуб директоры Флүрә Халикова үз командасы белән күләмле эш башкарды. Без, авыл халкы, проектның лаеклы бәяләнүенә шат. Татар Чаллысының дүрт йөз еллык тарихы һәм мәдәнияте уникаль. Соңгы вакытта традицияләрнең яңаруы шатландыра. Авыл Раштуа ярминкәсе үткәрү үзәгенә әверелде. Мәдәният йорты каршында "Рождественские напевы" фольклор ансамбле оешты. Грант средстволары ансамбль әгъзаларына яңа костюмнар тегүгә, мәдәният йортын заманча аппаратура белән җиһазлауга һ.б.ларга тотылачак.
2015 ел Татар Чаллысы өчен юбилей елы. Күләмле чара - Авыл көнен үткәрү планлаштырыла. Мәшәкатьләр күп, бәйрәмне югары дәрәҗәдә уздыру өчен җиң сызганып эшләячәкбез.
Лилия Галиева, Мәдәният идарәсе начальнигы:
- "Бердәм Россия" партиясенең мондый бәйге үткәрү турында инициативасы республика муниципалитетлары арасында киң яклау тапты. Проектлар актуаль социаль бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән. Тат.Чаллы авыл мәдәният йорты проектының төп максатлары - мәдәни кыйммәтләрне торгызу һәм саклау, яшьләрне патриотик һәм әхлакый тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрүгә шартлар тудыру.
Исегезгә төшерәбез, откан проектлар буенча барлык эшләр агымдагы елның 1 октябренә кадәр төгәлләнергә тиеш. Тормышка ашыруга контроль ТР Икътисад министрлыгы белгечләренә һәм "Бердәм Россия" партиясе региональ бүлеге активистларына йөкләнгән.
Рәхилә Мирзаянова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Татар Чаллы Халык проекты