Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җирдә иң зур кеше

Бәзәкә мәдәният йортында Әниләр көненә багашланган "Әни -җирдә иң зур кеше" дип исемләнгән бәйге оештырылды. Анда авыл тормышында актив катнашучы, лаеклы балалар үстерүче, уңган хуҗабикәләр дә, тырыш хезмәткәрләр дә булган әниләр көч сынашты. "Иң назлы әни" дип Гөлнур Нуретдинова (рәсемдә) танылды, "Иң зирәк әни" - Венера Гыйльметдинова, "Иң тырыш әни"...

Бәзәкә мәдәният йортында Әниләр көненә багашланган "Әни -җирдә иң зур кеше" дип исемләнгән бәйге оештырылды.

Анда авыл тормышында актив катнашучы, лаеклы балалар үстерүче, уңган хуҗабикәләр дә, тырыш хезмәткәрләр дә булган әниләр көч сынашты. "Иң назлы әни" дип Гөлнур Нуретдинова (рәсемдә) танылды, "Иң зирәк әни" - Венера Гыйльметдинова, "Иң тырыш әни" - Рәвия Мусина. Кичә музыкаль котлаулар белән үрелеп барды. "Бизәк" бию төркеме композицияләре, Кәүсәрия Шәйдуллина, Эльвира Шиабиева башкарган матур җырлар әниләргә бәйрәм бүләге булып иреште. Күрше авыллардан килгән кунаклар Ришат Кәбиров (Песәй), Алена Данилованың (Тәкәш) чыгышын бәзәкәлеләр бик җылы каршылады. Кичәне әзерләүче мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче Фәния Башарова исеменнән мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гомәрова иганәчеләр Дамира һәм Илгиз Кашафетдиновларга, кичәнең музыкаль яктан бизәлешен тәэмин итүче Рөстәм Кәлимуллинга, балаларында кеченәдән мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләүче әти-әниләргә зур рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Бђзђкђ мђдђният йортында бђйге