Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җитди әйберләр турында күңелле итеп

"Кама таңнары" приютында балалар сәнгать мәктәбенең "Вдохновение" театр студиясе чыгышы булды. Яшь, энергияле укытучы Г.Стрелкова җитәкчелегендә икенче театр сыйныфы укучылары Олеся Емельянованың шигъри "Замарашки" пьесасын тәкъдим иттеләр. Тамашачылар төп геройлар Юля һәм Ивашканың (О.Куликова, Д.Соловьев) тәртибеннән рәхәтләнеп көлделәр. Аларда яхшы якка үзгәрү теләге туды, чөнки үз-үзеңне генә ярату һәм ялкаулык...

"Кама таңнары" приютында балалар сәнгать мәктәбенең "Вдохновение" театр студиясе чыгышы булды.
Яшь, энергияле укытучы Г.Стрелкова җитәкчелегендә икенче театр сыйныфы укучылары Олеся Емельянованың шигъри "Замарашки" пьесасын тәкъдим иттеләр. Тамашачылар төп геройлар Юля һәм Ивашканың (О.Куликова, Д.Соловьев) тәртибеннән рәхәтләнеп көлделәр. Аларда яхшы якка үзгәрү теләге туды, чөнки үз-үзеңне генә ярату һәм ялкаулык - тискәре юлдашлар. Гаиләдә дә, коллективта да төгәл кагыйдәләр - җаваплылык һәм тәртип кирәк - пьесаның мәгънәсе шунда иде.
Ованесяннар гаиләсе шәкертләргә җиләк-җимеш бүләк итте, ә сәнгать мәктәбенең һәр укучысы - приюттагы дусларына татлы призлар. Театр белән тәрбияләү дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары яћалыклар