Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Китапханә гасырларның тере зирәклеген бүләк итә

- Районның үзәк китапханә системасы структурасына үзәк, балалар, татар һәм 19 авыл китапханәсе керә, штатта 33 кеше. Белгечләр белән тәэмин ителеш - 78 процент, - дип билгеләп үтте директор Людмила Красноперова. - Укучылар саны - 12663 кеше. Библиотека фондына 214480 данә китап һәм даими басма керә. Ел дәвамында федераль, республика...

- Районның үзәк китапханә системасы структурасына үзәк, балалар, татар һәм 19 авыл китапханәсе керә, штатта 33 кеше. Белгечләр белән тәэмин ителеш - 78 процент, - дип билгеләп үтте директор Людмила Красноперова.
- Укучылар саны - 12663 кеше. Библиотека фондына 214480 данә китап һәм даими басма керә. Ел дәвамында федераль, республика һәм җирле бюджет хисабына 9012 данә белән баетылды, китапханәләрне компьютер, күчерү-күбәйткеч техника белән җиһазлау яхшырды. 20 мең сум түләүле хезмәт күрсәтелде.
Китапханә системасы хезмәткәрләре төрле дәрәҗә конкурсларда актив катнашалар, номинацияләр буенча күпсанлы бүләкләр алалар. Хезмәткәрләр үз эшчәнлекләрендә китап укучы, иҗади кешеләр, ветераннар, мәктәп укучылары белән үзара мөгамәләдә төрле алымнар һәм формалар кулланалар.
Кызыксынулар буенча түгәрәк һәм клублар эшләвен дәвам итә. Үзәк китапханә системасы буенча андыйлар барлыгы 26, аларда 277 кеше шөгыльләнә.
Китапханәчеләр - район территориясендә яшәүче халыклар тарихын, мәдәниятен саклау, җыю һәм пропагандалаучылар. Һәр китапханәдә диярлек туган якны өйрәнү почмагы булдырылган, анда борынгы әйберләр, милли костюмнар, документлар тупланган.
Чыгыш барышында проблемалы мәсьәләләр дә күтәрелде.
- Объектларда сак-янгын сигналлары, рәшәткәләр, тимер ишекләр юк. Ун авыл китапханәсенә капиталь ремонт кирәк, - диде Людмила Федоровна.
- Шәһәрдә китапханә - авылдагы клуб кебек, - дип билгеләде район башлыгы Игорь Привалов. - Проблемалы мәсьәләләрне контрольгә алабыз һәм хәл итәчәкбез. Китапханә системасына Менделеевск районы турында китап язу өчен тарихи материаллар җыю буенча эшне активлаштырырга кирәк. Тарихи мирасны туплап, без район имиджын күтәрәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Тљп трибунадан