Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Концерт аншлаг белән узды

Баш табиб Анатолий Нюхнин җитәкчелегендәге "Ижминводы" санаториеның медицина хезмәткәрләре һәм хезмәт күрсәтүче персоналы өченче ел рәттән ял итүчеләрне халык иҗаты фестивале кысаларында бай эчтәлекле концерт программасы белән шатландыра. - Анатолий Николаевич район чарасына әзерлекне шәхсән үзе контрольдә тота һәм безгә сәхнә костюмнары, атрибутлар сатып алуда ярдәм итә, - дип сөйли...

Баш табиб Анатолий Нюхнин җитәкчелегендәге "Ижминводы" санаториеның медицина хезмәткәрләре һәм хезмәт күрсәтүче персоналы өченче ел рәттән ял итүчеләрне халык иҗаты фестивале кысаларында бай эчтәлекле концерт программасы белән шатландыра.
- Анатолий Николаевич район чарасына әзерлекне шәхсән үзе контрольдә тота һәм безгә сәхнә костюмнары, атрибутлар сатып алуда ярдәм итә, - дип сөйли ял службасы мөдире Фәридә Коростелева. - Коллегаларым номерларны зур энтузиазм, күңел күтәренкелеге белән әзерлиләр, даими репетициягә йөриләр. Һәркайсы образга кереп, тамашачыга ошарлык итеп чыгыш ясарга тырыша, чөнки залда ял итүчеләр генә түгел, авыл халкы да җыела. Концертлар һәрвакыт аншлаг белән үтә.
- Мин санаторий сәхнәсендә 20 елдан артык. Җырларга яратам, еш кына алып баручы ролен үтим. Сүзләре мәгънәле, көе яхшы булган җырлардан канәгатьләнү хисе алам, эштән һәм көндәлек мәшәкатьләрдән ял итәм, - дип фикерен белдерә лаборатория мөдире Людмила Морозова. - Иҗади коллективның идеяләре бихисап. Вокал төркемендә минем белән беренче көннән Татьяна Коняева, Евгения Тарасова, Люзия Җиһаншина, Резедә Шәймөхәмәтова җырлый.
- Александр Гоголевтан башка бер генә концерт та узмый. Ул җырлый да, бии дә, сәхнә күренешләрендә дә катнаша. Хәзер үзегез күрерсез, - диләр әңгәмәдәшләребез. Коллективка яңалар да өстәлә. Димәк, барлык идеяләрне сәхнәдә гамәлгә ашыра алырбыз. Алар - Ольга Маннапова, Эльза Куданова, Ижевка җирлеге башлыгы Валентина Пономарева.
Тамаша залына кергәч, буш урыннар булмавын күрдек. Халык тамаша башлануны түземсезлек белән көтә. Чакыру сигналы яңгырый һәм алып баручылар Люзия Җиһаншина, Людмила Морозова ягымлы тембрлы тавышлары белән беренче номерны игълан итәләр.
"Ижминводы"га килегез" дигән лирик җыр башлана, журналистларда да ял итүчеләрнең шатлыгын уртаклашу теләге туа. Бер-берсен алыштыручы үзешчән артистлар чыгышы алкышларга күмелә. Зал һәркайсының вокал осталыгын, артистлыгын, юморын тиешенчә бәяли.
Алнаш кызлары сәхнәдә беренче тапкыр. Алар бөтен дөньяга танылган Бураново әбиләре репертуарыннан дәртле удмурт җырын башкардылар.
- Төркем составында ун вокалчы һәм ике музыкант. Күбесе сәхнәдә озак еллар. Безнең кызлар санаторийда вахта ысулы белән беренче ел эшлиләр, төп эшчәнлекләреннән тыш яраткан шөгыльләренә - җырлар өйрәнүгә һәм концертта чыгыш ясауга вакыт булу мөмкинлегенә алар бик шат, - ди музыкант Михаил Бурдинов.
Ветеран Евгения Тарасованың үзе иҗат иткән шигыре, "На острове Буяне" сәхнә күренеше тамашачыда яхшы тәэсирләр калдырды.
Концерт бик тиз узып китте.
Лариса Кривилёва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары халык иќаты фестивале