Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Концерт-бүләк: яхшы җырлар, күңелле биюләр

Районның үзешчән сәнгать артистлары өлкәннәр өчен концерт-бүләк әзерләделәр. Кичә Гассар исемендәге мәдәният сараеның яңартылган зур залында үтте. - Тормыш иптәшем Асия Кадыйрованы хупларга килдем, - ди 74 яшьлек Николай Терентьев. - Ул ветераннар хорында җырлый. Николай Григорьевич 35 елдан артык Кыргызстан карьерларында экскаваторчы булып эшләгән. Ун ел элек Менделеевскига күчкәннәр....

Районның үзешчән сәнгать артистлары өлкәннәр өчен концерт-бүләк әзерләделәр. Кичә Гассар исемендәге мәдәният сараеның яңартылган зур залында үтте.
- Тормыш иптәшем Асия Кадыйрованы хупларга килдем, - ди 74 яшьлек Николай Терентьев. - Ул ветераннар хорында җырлый.
Николай Григорьевич 35 елдан артык Кыргызстан карьерларында экскаваторчы булып эшләгән. Ун ел элек Менделеевскига күчкәннәр. Ветеран сәламәт яшәү рәвеше алып бара, һәр көнне алты километр араны җәяү үтә, бассейнга йөри, балык тоту белән мавыга.
Җыелганнарны район башлыгы Игорь Привалов котлады, сәламәтлек, оптимизм теләде.
Ветераннар хоры, "Шаян" ансамбле, "Ля-ля-фа" вокаль төркеме, солистлар Анна Фәрхетдинова, Римма Плитман, Владимир Костин, Сирануш Овсепян һәм башкалар ветераннарга иң отышлы номерларын бүләк иттеләр.
Концерттан соң Анна Семёновна Фәрхетдинованы очраттык.
- Картаерга вакыт юк, - дип көлә ул. - Җәй көне яшелчәләр үстердем, мул уңыш җыйдым, йорт түбәсен яңарттым. Хәзер репетицияләр башланды. Җырлыйм, дусларым белән аралашам, оныкларымны яратам. Тормыш ямьле!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары љлкђннђр кљненђ

2
X