Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Күтәренке күңел белән

Кышны озату, язны каршылауны тантаналы чара итеп уздыру матур традициягә әйләнде. "Ижминводы" курортында шундый кичә үтте. "Юность" район мәдәният йортының иҗат төркеме сәхнәләштерелгән тамаша әзерләде һәм халык алдында рәхәтләнеп чыгыш ясады. Кыш бабай (Виктор Никифоров), Кар кызы һәм Яз (Елена Дунаева), Кыш (Рәкыйга Хәмәтгалимова), Убырлы карчык (Галина Богданова) тамашачының күңелен...

Кышны озату, язны каршылауны тантаналы чара итеп уздыру матур традициягә әйләнде.
"Ижминводы" курортында шундый кичә үтте. "Юность" район мәдәният йортының иҗат төркеме сәхнәләштерелгән тамаша әзерләде һәм халык алдында рәхәтләнеп чыгыш ясады. Кыш бабай (Виктор Никифоров), Кар кызы һәм Яз (Елена Дунаева), Кыш (Рәкыйга Хәмәтгалимова), Убырлы карчык (Галина Богданова) тамашачының күңелен күтәрү, яз рухы өстәү өчен зур тырышлык куйдылар.
Татар Чаллысы мәдәният йорты директоры Ф.Халикова, автор-башкаручы Дмитрий Вахтин, яшь талант Григорий Галкин, Руслан Рабаданов, Фәния Мөхәмәтхатыйпова һ.б. лар башкарган җырлар язны күтәренке кәеф белән каршыларга ниятләгән халык күңеленә хуш килде. Махсус әзерләнгән Карачкы дөрләп янып, үпкә-сагышларны җилгә очырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Информаћия

2
X