Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәдәният сарае – менделеевлыларга шатлыкка

С.Гассар исемендәге мәдәният сараен ачу зур бәйрәмгә әверелде. - Без сарай ишекләре ачыласы көнне түземсезлек белән көттек. Кайвакыт ремонт эшләрен дәвам итәргә акча җитмәс тә, мәдәният храмын үзгәртеп кору эшләре туктар дигән фикер борчыды. Ниһаять, дулкынланулар артта калды. Шатлыкны әйтеп бетерерлек түгел, - ди ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Шаян" халык...

С.Гассар исемендәге мәдәният сараен ачу зур бәйрәмгә әверелде.
- Без сарай ишекләре ачыласы көнне түземсезлек белән көттек. Кайвакыт ремонт эшләрен дәвам итәргә акча җитмәс тә, мәдәният храмын үзгәртеп кору эшләре туктар дигән фикер борчыды. Ниһаять, дулкынланулар артта калды. Шатлыкны әйтеп бетерерлек түгел, - ди ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Шаян" халык ансамбле җитәкчесе Нәкыя Насыйфуллина.
Бу вакытта мәйданда тамаша җәелдерелә. Титуллы коллективлар әлеге чарага бай эчтәлекле бию композициясе әзерләде. Ансамбльгә йөрүчеләр яңа сәхнә костюмнарында почётлы кунак Илдар Халиковны һәм аны озатып йөрүче район башлыгы Игорь Привалов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Рафил Ногуманов һәм Ринат Ханбиков составындагы делегацияне каршылыйлар.
Шуны искәртеп үтмичә ярамый, Сарайга икенче тормышны Татарстан Президенты бүләк итте, ул 2012 елның февралендә районга визиты вакытында мәдәният храмын ремонтларга йөкләмә бирде. Бу елларда бина күләмле үзгәртеп кору кичерде, әлеге эшләргә йөз миллионга якын акча сарыф ителде. Сарай түбәсе астында никахлашу, Халыклар дуслыгы, хореография заллары, китапханә, иҗади коллективлар шөгыльләнү өчен кабинетлар һәм дискоүзәк урнашты.
Бинаны карап йөргәндә, Илдар Халиков болай дип билгеләп үтте:
- Мәдәният сарае шулкадәр үзгәргән, аны танырлык та түгел.
Мәһабәт концерт залында республика Хөкүмәте башлыгының район активы белән очрашуы булды. Игорь Привалов районның ничек яшәве турында сөйләде. Социаль-икътисадый үсеш буенча агымдагы елның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча үз төркемендәге муниципаль берәмлекләр арасында районның икенче урында булуын уңай яктан билгеләде. Сәнәгать комплексы предприятиеләре тотрыклы эшли. Эшсезлек дәрәҗәсе кыскарды. Район эшмәкәрләре тарафыннан 7 млн. сумга республика хөкүмәтенең алты гранты алынды.
Менделеевлыларның яшәеш дәрәҗәсе үсә. Уртача айлык хезмәт хакы 115,6 процентка артты һәм 23021 сум тәшкил итә. Демографик хәлдә уңай динамика күзәтелә. Җиде айда районда 226 бала туды. Район 26 федераль һәм республика программасын гамәлгә ашыруда катнаша, эш халыкның яшәеш сыйфатын яхшыртуның барлык юнәлешләре буенча алып барыла.
Илдар Халиков үз чыгышында республиканың социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде. Актив белән кара-каршы сөйләшү барышында ул бодай дип билгеләп үтте:
- Менделеевск - үсеш алган территория, инвестицияләр буенча алдынгылар рәтендә. "Аммоний" ҖЧҖ химия предприятиесен куллануга тапшыруга озак калмады. Бәхеткә, республикада тотрыклылык хөкем сөрә. Булсынга эшләүдә берләшеп, аны саклап калу мөһим. Республика, сезнең район, хезмәт коллективы, гаиләгез тормышында уңай вакыйгалар күбрәк булсын.
Премьер-министр озак еллар намуслы хезмәте һәм республиканың төзелеш комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен "Созидание" төзелеш компаниясе" ҖЧҖ директоры Рамил Җиһаншинга ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яцалыклары объектларны ачу