Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менә ичмасам әбиләр!

"Марий кас" - мари халкы мәдәниятенең традицион кичәсендә төп вакыйга - әбиләр конкурсы булды. Анда Менделеевскидан Лариса Бочкарева, Илнәттән Елена Иванова һәм Акътәҗек авылыннан Сәтинә Паширова катнаштылар. Һәр конкурсант үзе турында сөйләде, милли ризык тәкъдир итте, марича шулпа әзерләде һәм сәнгать өлкәсендә осталыгын күрсәтте. С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Л.Галиева,...

"Марий кас" - мари халкы мәдәниятенең традицион кичәсендә төп вакыйга - әбиләр конкурсы булды.
Анда Менделеевскидан Лариса Бочкарева, Илнәттән Елена Иванова һәм Акътәҗек авылыннан Сәтинә Паширова катнаштылар. Һәр конкурсант үзе турында сөйләде, милли ризык тәкъдир итте, марича шулпа әзерләде һәм сәнгать өлкәсендә осталыгын күрсәтте.
С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Л.Галиева, мариларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Геннадий Мальгин кичә кунакларын сәламләделәр. Бәйгедә катнашучыларга Мактау грамотасы, бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды. "Эрвел" фольклор халык ансамбле кичә дәвамында тамашачы алдында чыгыш ясады.
- Мондый чаралар халык мәдәниятен популярлаштыруда зур роль уйный, - дип билгеләп үтте кичәне алып баручы Инна Килеева. - Аларда өлкән буын белән бергә яшьләрнең дә катнашуы куанычлы. Ата-бабаларыбыздан калган мирасны шулай итеп кенә сакларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Марий кас

2
X