Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Менделеевлыларның горурланырлыгы бар

Муниципалитетның кече залында район башлыгы Игорь Привалов, Казанның Ш.Мәрҗәни институты вәкилләре, район активы, музей һәм архив хезмәткәрләре катнашында киңәшмә булды. Аның темасы - "Менделеевск районының тарихи-мәдәни мирасын торгызу" - Менделеевскины тарихи игътибардан лаексыз читләтеп үттеләр, - диде район башлыгы Игорь Привалов. - Шәһәрдә күпсанлы истәлекле вакыйгалар булган, биредә бөек галим...

Муниципалитетның кече залында район башлыгы Игорь Привалов, Казанның Ш.Мәрҗәни институты вәкилләре, район активы, музей һәм архив хезмәткәрләре катнашында киңәшмә булды.
Аның темасы - "Менделеевск районының тарихи-мәдәни мирасын торгызу"
- Менделеевскины тарихи игътибардан лаексыз читләтеп үттеләр, - диде район башлыгы Игорь Привалов. - Шәһәрдә күпсанлы истәлекле вакыйгалар булган, биредә бөек галим Дмитрий Менделеев, язучы Борис Пастернак, рәссам Иван Шишкин кебек шәхесләр һәм башкалар эшләгән.
Район җитәкчесенең сүзләре белән Ш.Мәрҗәни институты директоры, закончалык һәм хокук тәртибе буенча ТРның Дәүләт Советы Комитеты әгъзасы Рафаэль Хәкимов та килеште. Ул төрле проектларны җитәкләгән, шулар арасында Казан һәм Алабуга шәһәрләрен тикшерү, биредә шәһәрләрнең мең еллыгына дәлилләр табылган
- Сезнең район төрле мәдәниятләре белән дә кызыклы, биредә озак гасырлар дәвамында төрле милләт вәкилләре яши, - дип билгеләде Рафаэль Сибгатович. - Шәһәр Кама ярында урнашкан, бу төбәктә элек-электән яшәүчеләр булуын аңлата.
Ул тикшерүчеләрнең уртак эшчәнлеге һәм менделеевлыларның актив катнашуы белән шәһәрнең инвестицион матурлыгын арттыу, туристлык зонасы итү мөмкинлеге турында әйтте. Бу яшь буынны тәрбияләүдә уңай нәтиҗә бирәчәк, алар район тарихы белән горурланачаклар.
Әлеге теманы үстерү идеяләре белән Илсөяр Гобәйдуллина, Петр Федоров, Наталья Харитонова бүлештеләр.
Проектны тормышка ашыру эшләре якын арада башланачак. Район башлыгы бу мәсьәләне шәхси контроленә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары рђсми