Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Минем әтием – Ватан сакчысы

Балалар китапханәсендә "Минем әтием - Ватан сакчысы" исемле балалар иҗаты республика конкурсының беренче этабына йомгак ясалды. "Юность" район мәдәният йорты сәхнәсендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләрнең эшләре Казан шәһәренең Балалар республика китапханәсенә җибәрелде. Ветераннар советы, хәрби комиссариат бүлеге, "Менделеевск яңалыклары" газетасы редакциясе, Әфганстан һәм Чечнядагы сугышлар ветераннары Союзы безнең партнерлар...

Балалар китапханәсендә "Минем әтием - Ватан сакчысы" исемле балалар иҗаты республика конкурсының беренче этабына йомгак ясалды.
"Юность" район мәдәният йорты сәхнәсендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләрнең эшләре Казан шәһәренең Балалар республика китапханәсенә җибәрелде.
Ветераннар советы, хәрби комиссариат бүлеге, "Менделеевск яңалыклары" газетасы редакциясе, Әфганстан һәм Чечнядагы сугышлар ветераннары Союзы безнең партнерлар булды.
Балалар шигырь юллары, инша, хикәя, эссе ярдәмендә әтиләре, абыйлары турында ярату һәм горурлык хисләре белән язалар. Эшләрнең күбесе матур итеп бизәлгән, фоторәсемнәре дә бар.
1 нче гимназиянең 2 нче сыйныф укучысы Оля Куликова, Турай мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Резедә Зиннәтуллина, Сәйтәктән 2 нче сыйныф укучысы Лия Харитонова әфганчы әтиләре турында язганнар. Диләрә Кашафетдинованың (Бәзәкә мәктәбе, 4 нче сыйныф) әтисе Чернобыль һәлакәте калдыкларын юк итүдә катнашкан. 3 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныфында укучы Родион Грицукның әтисе Кубада хезмәт иткән.
Без якташларыбызның армия хезмәте географиясе киң булуын белдек: Ерак Көнчыгыштан Марий Эл Республикасына кадәр, шулай ук Украина, Балтыйк буе, Абхазия, Әрмәнстан. Ракетачы, разведчик, чик буе сакчысы, танкист, кинолог булган әтиләр, абыйлар да бар. Моряк әтиләр Атлантик, Һиндстан, Тын океаннарны иңләгән, Вьетнамда, Кариб, Сейшель утрауларында булганнар.
Берничә бала бабалары һәм бабаларының әтиләре турында язган. 1 нче мәктәпнең өченче сыйныф укучысы Влада Бикмөхәммәтова Сталинград сугышында катнашкан бабасының әтисе Василий Федорович Вольнов турында яза. Сугыштан соң ул 20 ел Л.Карпов исемендәге химия заводында җитәкче була. 1 нче мәктәпнең 3 нче сыйныфыннан Юлия Немтыреваның бабасының әтисе Югары Ослан районында туган. Танкчылар ротасы командиры, Советлар Союзы Герое. 1944 елда Польшада һәлак була. 1 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы Алия Салаватуллинаның бабасы Мирный шәһәрендә ракетачылар гаскәрендә хезмәт итә. 1 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы Ангелина Петрованың бабасы Кытай чигендә "Катюша" җайланмасында хәрби хезмәтен башкара.
Язманы 1 нче мәктәптән 3 нче сыйныф укучысы Әдил Фәрхетдиновның иншасында язылган сүзләр белән тәмамлыйм: "Мин һичшиксез армиягә барачакмын. Әгәр илебезнең барлык ир-егетләре Ватанын, гаиләсен яратса һәм теләсә кайсы вакытта Ватанын сакларга әзер булса, без тыныч йокларбыз. Мин әтием белән горурланам һәм Ватанны саклаучы булырга телим".
А.Попова, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары безгђ язалар