Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мисс җәй-2012

Балалар иҗаты үзәгендә узган "Мисс җәй-2012" конкурсында һәр лагерьдан биш кыз иҗади сыналды. Конкурсантлар чыгышына мәктәп педагогларыннан торган жюри бәя бирде. Биш этаплы бәйгедә катнашучылар шигырь телендә үзләре белән таныштырдылар, чәчтараш роленә кереп, төрле прическалар белән таң калдырдылар. "Минем яраткан букетым" өй эшен дә иҗади якын килеп башкардылар. Кул астындагы...

Балалар иҗаты үзәгендә узган "Мисс җәй-2012" конкурсында һәр лагерьдан биш кыз иҗади сыналды.
Конкурсантлар чыгышына мәктәп педагогларыннан торган жюри бәя бирде. Биш этаплы бәйгедә катнашучылар шигырь телендә үзләре белән таныштырдылар, чәчтараш роленә кереп, төрле прическалар белән таң калдырдылар. "Минем яраткан букетым" өй эшен дә иҗади якын килеп башкардылар. Кул астындагы әйберләрдән күз явын алырлык кием модельләре әзерләү, җыр-биюдә осталыкларын күрсәтү аларны чын талантлар буларак танытты.
Тик, бәйге шартлары буенча, җиңүче берәү генә булырга тиеш. Барлык иҗади имтиханнарны бишле билгесенә генә үтәгән өченче мәктәп шәкерте Ангелина Газизуллина "Мисс җәй-2012" исеменә лаек булды. Кристина Пудова - "Мисс Фантазия" (7 нче мәктәп), Вика Татьянушкина - "Мисс соклану", Кристина Зырянова - "Мисс нәзакәтьлелек" (3 нче мәктәп), Альбина Шәрәфетдинова "Матурлык" номинациясендә билгеләнде (1 нче гимназия). Катнашучыларга Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Мисс ќђй2012