Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәрхәмәтлелек юлында

Социаль яклау үзәге авыр тормыш хәлендә калган, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, приютта тәрбияләнүчеләрне һәм шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында укучыларны хәйрия спектакленә чакырды. Яр Чаллының "Җиде диңгез" камера театры балаларны "Кыцык-мыцык" курчак спектакле белән сөендерде. Әхлак тәрбиясен күздә тоткан әсәр дуслык, ярдәмчеллек, игътибарлылык сыйфатлары турында сөйләде. Мәче һәм Тычкан персонажлары белән шаян,...

Социаль яклау үзәге авыр тормыш хәлендә калган, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, приютта тәрбияләнүчеләрне һәм шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында укучыларны хәйрия спектакленә чакырды.
Яр Чаллының "Җиде диңгез" камера театры балаларны "Кыцык-мыцык" курчак спектакле белән сөендерде. Әхлак тәрбиясен күздә тоткан әсәр дуслык, ярдәмчеллек, игътибарлылык сыйфатлары турында сөйләде. Мәче һәм Тычкан персонажлары белән шаян, кешелекле Клоунның чыгыш ясавы һәркемнең күңеленә хуш килде. Очкынлы музыка, сәхнә бизәлеше күренешне тагын да отышлы итте.
Яшь тамашачылар Ринат Соловьев, Настя Конакова мондый чараларның еш оештырылуын теләделәр һәм сәхнә күренеше белән сокландылар. Влада Макарикинага, Валерия Максютикка Песи һәм Клоун чыгышы ошаган һәм үзләренең дә курчак театрында уйныйсылары килүен белдерделәр.
Социаль үзәк идарәсе начальнигы Ә.Салаватуллина хәйрия спектакльләре киләчәктә дә оештырылачак, бу балаларны мәдәният дөньясына якынайтуга һәм күңелләрендә яхшы хисләр тәрбияләүгә этәргеч булачак дип, фикере белән бүлеште.
Ф.Вахриева
Р.Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары “Ќиде дићгез” камера театры балаларны