Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Нәүрүз каршы алдылар

Тоймалылар яз бәйрәмен күңелле һәм үзенчәлекле уздырдылар. Авылның яшьләре дә, өлкәннәре дә җаннарына якын шөгыль таптылар. Чараны алып баручы китапханә мөдире Фирзәвия Ямалетдинова спорт ярышларында, халык уеннарында сыналырга, җыр-моң, бию осталарын сәхнә түренә чакырды. Мәймүнә һәм Фирдәүсә апалар пешергән телеңне йотарлык коймакларны авыз итмәгән кеше калмагандыр. Концерт әзерләүгә мәдәният йорты...

Тоймалылар яз бәйрәмен күңелле һәм үзенчәлекле уздырдылар.
Авылның яшьләре дә, өлкәннәре дә җаннарына якын шөгыль таптылар. Чараны алып баручы китапханә мөдире Фирзәвия Ямалетдинова спорт ярышларында, халык уеннарында сыналырга, җыр-моң, бию осталарын сәхнә түренә чакырды. Мәймүнә һәм Фирдәүсә апалар пешергән телеңне йотарлык коймакларны авыз итмәгән кеше калмагандыр. Концерт әзерләүгә мәдәният йорты директоры Мәрфүгә Сираева, сәнгать сөюче Мөбәрәкшиннар гаиләсе зур өлеш керткәннәр. Иганәче буларак зур ярдәм күрсәткән шәхси эшмәкәр Назыйм Әхмәтовка авыл халкы зур рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Тойма