Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Президент мәдәният сараена яңа тормыш "өрде"

Менделеевлылар Гассар исемендәге мәдәният сараеның капиталь ремонттан соң ачылуын түземсезләнеп көтәләр. Ремонт эшләре ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча финанслана. Бу максатларга 150 млн. сумнан артык бүленде инде. Ә вакыйганың алтарихы мондый: 2012 елда районга эш визиты барышында Рөстәм Нургалиевич район башлыгы Игорь Приваловның менделеевлылар исеменнән сарайны ремонтларга ярдәм күрсәтү...

Менделеевлылар Гассар исемендәге мәдәният сараеның капиталь ремонттан соң ачылуын түземсезләнеп көтәләр.
Ремонт эшләре ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча финанслана. Бу максатларга 150 млн. сумнан артык бүленде инде.
Ә вакыйганың алтарихы мондый: 2012 елда районга эш визиты барышында Рөстәм Нургалиевич район башлыгы Игорь Приваловның менделеевлылар исеменнән сарайны ремонтларга ярдәм күрсәтү үтенеченә аңлау белән карады.
- Менделеевлылар, сезнең данлыклы ансамбльләрегез моңа лаек, - дип җитди җавап бирде Рөстәм Миңнеханов һәм сүзендә торды.
Сарай социаль әһәмияттәге объектларны финанслау республика программасына кертелде.
Шушы көннәрдә журналистлар бригадасы мәдәният учреждениесендә булып, ремонт эшләре барышы белән танышты.
- Объектка биш эре подряд оешмасы - "Созидание" ТК" ҖЧҖ (Казан), "Л.Я.Карпов ис. химзавод" ААҖ, "Римарк" һәм "Стройхимсервис" ҖЧҖ (Түбән Кама), "Татэлектромонтаж" ААҖ (Алабуга) җәлеп ителгән. Кайбер предприятиеләр субподрядчылар, - дип сөйли Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева.
Карпов исемендәге химзаводның Ринат Габдуллин җитәкчелегендәге ремонт-төзелеш цехы бригадасы белән танышабыз.
- Без ЗАГС бинасын ремонтлыйбыз. Хәзер бүлмәнең планын үзгәртәбез һәм бизибез: стенаны гипсокартон белән төрәбез, буыйбыз, идәнгә керамогранит плитка салабыз, - дип сөйли участок мастеры Илдар Гыймазетдинов.
Тәҗрибәле балта осталары Валерий Фёдоров, Александр Назаров фидакарь хезмәт куялар. Ташчылар Вячеслав Кулаков, Айдар Галимәрдәнов, Николай Шабалин стенаны тигез һәм матур итеп өяләр.
- Безнең төзүчеләр бинаны ремонтлау белән узган елдан шөгыльләнәләр. Түбәне яптылар, ягулык һәм канализация системасын алыштырдылар, диско-үзәкне, икенче һәм өченче катлардагы бүлмәләрне ремонтладылар, - дип дәвам итә әңгәмәдәшебез.
Радик Ахунҗанов зур канәгатьлек хисе белән яңартылган хореография залының ишекләрен ача.
- Менделеевлылар мондый матурлыкны күргәч, шаккатачак. Ә "Шаян" һәм "Кристалл" ансамбльләре шәкертләре шатлыктан кул чабачак. Алар шөгыльләр өчен мондый уңайлы шартлар турында күптән хыялланганнар иде, - ди Радик Галимҗанович. - Хореография залы Фәнил Нәҗмиев җитәкчелегендә ремонтланды.
Мәдәният сараеның зур залында һәм фойеда да эш кайный. Берәүләр иске электр чыбыкларын кисә, икенчеләр кабат планлаштыру өчен стеналарны вата, кайберәүләр идәнгә плитка җәя. Ремонтның масштабы зур.
- Безнең кечкенә район өчен бу юмарт бүләк. Мәдәниятне үстерүгә өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәт, - ди ихластан Лилия Федоровна.

Лариса Кривилёва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Мђдђният сарае