Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сабын кайнатучы укытучы

Мавыгулар дөньясы - төрле һәм кызыклы: кемдер тегә, кемдер чәчәкләр үстерә, кемдер техника модельләре җыя. Ә менә шәһәрнең беренче мәктәбендә укыту эше буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты мөгаллиме Венера Муллаәхмәтова күптән түгел үзенчәлекле шөгыль - сабын кайнату белән кызыксына башлаган. Моңа Интернет этәргеч биргән. Тырышлыгы нәтиҗәләре - төрле...

Мавыгулар дөньясы - төрле һәм кызыклы: кемдер тегә, кемдер чәчәкләр үстерә, кемдер техника модельләре җыя.
Ә менә шәһәрнең беренче мәктәбендә укыту эше буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты мөгаллиме Венера Муллаәхмәтова күптән түгел үзенчәлекле шөгыль - сабын кайнату белән кызыксына башлаган. Моңа Интернет этәргеч биргән. Тырышлыгы нәтиҗәләре - төрле формалы, төсле, хуш исле сабыннар. Шул көннән аның кечкенә кухнясы "лабораториягә" әверелә. Тормыш иптәше Руслан һәм кызы - 8 нче сыйныф укучысы Карина - беренче бәяләүчеләр һәм ошаган эшен дәвам итәргә канатландыручылар. Туганнары, танышлары үзенчәлекле бүләкләргә таң калалар. Ә коллегалары шоколад төсендәге "кәнфитләрне" чынга алып, сыйланудан чак кына тыелып калалар.
- Мәктәп мәшәкатьләре бик күп, тик яраткан шөгылемә дә вакыт табырга тырышам. Төрле даталарга (Яңа ел, 8 Март, Изге Вәли, Пасха көннәренә) фантазиямне җигеп сабыннар әзерләдем. Сатып алырга теләүчеләр дә булды, - дип сөйли Венера Аликовна.
Бу шөгыль, билгеле, чыгымнар сорый, чөнки - кофе, бал, мәк, төрле үсемлек майлары (лаванда, миндаль, абрикос, сырганак), азык буявы, сабын нигезе, хуш ис өчен сыекча чимал булып тора. Ул кирәк-яракларны Яр Чаллының "Рәссам" кибетеннән сатып ала. Хәзер инде булган мәгълүматларны кулланып "экспериментлар" да ясый. Мәсәлән, хатын-кызларга һәм ир-атларларга аерым сабыннар өчен махсус кушылмалар әзерли: киптерелгән роза чәчәге, мәтрүшкә, карлыган яфрагы. Тәнне чистарту өчен геркулес, люфа мунчаласы салып эшләгәннәре дә бар. Кечкенәләр өчен сюрпризлар ясый: мәсәлән, зәңгәр төсле сабын массасын пакетка агыза һәм пластмас уенчык балык сала. Мондый сабыннарны кечкенәләр бигрәк тә үз итә. Формаларның да ниндие генә юк. Тагын бер хоббие - үзе ясаган сабыннарны төрле фонда чәчәкләр, тасмалар белән бизәп, фотога төшерү.
Сабын әзерләү тәртибен тәфсилләп сөйләве безне дә кызыксындырды: үзебезне бераз гына булса да "фән эшлеклесе" итеп сиздек.
Бу шөгыльгә укучысы Никита Гудовский да тартылган. Хәзер беренче "тикшеренүләр" үткәрә.
- Нәрсә белән дә теләп шөгыльләнү күңелгә ял, шатлык бирә. Беразга булса да тормыш мәшәкатьләре онытыла. Сабын әзерләү белән кызыксынучыларны аралашырга чакырам. Мавыгу дөньясына рәхим итегез, - ди В.Муллаәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Сабын кайнатучы укытучы