Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сафта җырлап атладылар

Фәймә Вахриева Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару һәм Ватанны саклаучылар көненә 3 нче мәктәптә сафта йөрү һәм җыр смотры узды. Анда шәһәр мәктәпләреннән һәм Тихоноводан укучылар өч яшь төркемендә (2-4, 5-8, 9-11 нче сыйныфлар) ярыштылар. Отрядлар сафта командирларының боерыкларын үтәделәр, җырлап атладылар, бердәм девиз һәм речевкалар әйттеләр. Чыгышлар арасында әфганчы, "Шурави"...

Фәймә Вахриева
Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару һәм Ватанны саклаучылар көненә 3 нче мәктәптә сафта йөрү һәм җыр смотры узды. Анда шәһәр мәктәпләреннән һәм Тихоноводан укучылар өч яшь төркемендә (2-4, 5-8, 9-11 нче сыйныфлар) ярыштылар.
Отрядлар сафта командирларының боерыкларын үтәделәр, җырлап атладылар, бердәм девиз һәм речевкалар әйттеләр.
Чыгышлар арасында әфганчы, "Шурави" иҗат төркеме солисты Рамил Дәүләтшин бәйрәм бүләге буларак солдат җырларын башкарды. Бәйгене бәяләүче жюри рәисе районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев катнашучыларга һәм чараны оештыручы Балалар иҗаты үзәгенең бүлек мөдире Лариса Дудаковага рәхмәт белдерде, мондый смотр традициягә әверелергә тиеш, - дигән фикер җиткерде һәм җиңүчеләргә Мактау грамоталары бирде. Үзәк директоры Әлфия Талыйпова катнашучыларның барысына да учреждениенең Мактау грамоталарын тапшырды.
Башлангыч сыйныфлар арасында "иң-иң"нәр дип 1 нче мәктәп укучылары аталды. Икенчелек 2 нче мәктәп укучыларына насыйп булды, 3 нче мәктәп отряды өченче җиңү баскычына күтәрелде.
Урта төркемдә урыннар болай билгеләнде: беренче урында - 1 нче мәктәп, икенче - 4 нче мәктәп, гимназиялеләр - өченче. Өлкән сыйныфлар арасында шулай ук 1 нче мәктәп җиңүгә ия булды. Икенчелек - 3 нче мәктәптә, икенче мәктәп отряды өченчелекне яулады.
Чарага йомгак ясап, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов болай диде:
- Мондый конкурслар балаларда патриотик хисләр уятуга зур этәргеч. Армия сафына басарга, илебезне сакларга әзер егетләрне күрү куандыра. Димәк, киләчәгебез ныклы кулларда.
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары вакыйга

2
X