Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Шатлык, дуслык һәм иҗат төркеме

Гассар исемендәге мәдәният сараеның киң сәхнәсендә аллы-гөлле итәкле чегән, уттай җитез испан, дәртле татар һәм сабыр хәрәкәтле кытай кызлары бии. Зал тулы тамашачы бию иленә беренче адымнарын ясаучы нәниләрнең бал корты булып очуларын, керпе һәм төлке рольләренә керүләрен, гномнарның күңелле тормышын тын да алмый күзәтә. Килешле киемнәр кигән урта һәм...

Гассар исемендәге мәдәният сараеның киң сәхнәсендә аллы-гөлле итәкле чегән, уттай җитез испан, дәртле татар һәм сабыр хәрәкәтле кытай кызлары бии.



Зал тулы тамашачы бию иленә беренче адымнарын ясаучы нәниләрнең бал корты булып очуларын, керпе һәм төлке рольләренә керүләрен, гномнарның күңелле тормышын тын да алмый күзәтә.
Килешле киемнәр кигән урта һәм өлкән төркем сылу кызларының күз иярмәс хәрәкәтләр ясавы алкышларга күмелә.
"Очарование" бию коллективына йөрүче 150 кызны һәм малайны осталыкка һәм камиллеккә югары категорияле белгеч Гүзәл Зиннәтуллина өйрәтә. Унсигез ел иҗат итү дәверендә ул никадәр баланы бию белән "сихерләгән", күпмесенә һөнәр юнәлеше биргән. Дөрес, ансамбльгә йөрүчеләрнең күбәләктәй җиңеллек белән катлаулы "па"лар башкаруы һәр хәрәкәтне, ишарәне күп тапкырлар кабатлаулар нәтиҗәсе. Бу турыда ансамбльне сәламләргә килгән мәгариф идарәсе начальнигы Р.Гайфуллина, иҗат үзәге директоры Ә.Талыйпова да әйтеп үттеләр. Алар, коллективның иҗат елъязмасын барлап, уңышларына тукталдылар һәм укучыларын җиңүләргә алып килүче Г.Зиннәтуллинага, "Морозко" Бөтенроссия, "Без бергә булганда" Халыкара конкурслар лауреатларына, "Алтын үкчә", "Бию каруселе", "Татарстан. РУ", "Созвездие-Йолдызлык" бәйгеләре призерларына мактау сүзләре җиткерделәр, грамоталар тапшырдылар.
Бәйрәм геройларына "Радуга" вокал төркеме солистлары Д.Гурьянова, А.Төхвәтова, С.Камашева, А.Комарова иң отышлы җырларын бүләк иттеләр.
Ансамбль ел саен шәкертләрен олы юлга озата. Быелгы чыгарылышлар - Ольга Ефремова, Диана Штырь, Анастасия Кириллова, Юлия Власова, Камилә Ризаева, Диләрә Гаязова - төркемнең йолдызлары. Аларны, "Очарование"дә шөгыльләнү дәверендә иң беренче ярдәмчеләре - әти-әниләрен үзәк директоры Ә.Талыйпова котлады, кызларга - таныклыклар, әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырды һәм отчет концертыннан җыелган керемнең бер өлеше авыру якташыбыз Тимур Казаковка тапшырылачагын белдерде. Төркемнең уңышына зур өлеш кертүче аккомпаниатор Л.Ожегановага, костюмнар тегүче Г.Высоколенкога, В.Тришинага грамоталар бирелде.
Бию бәйрәме һәркемнең күңелендә онытылмас мизгелләр булып сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Очарование

2
X