"Очарование" хореография коллективы Сочида узган "Кышкы Ривьера" халыкара фестиваленнән кайтты.
Фестиваль программасында Мәскәү, Омск, Смоленск өлкәләре, Краснодар крае, Калмыкия һ. б төбәкләрдән килгән коллективларның 58 номеры керде, гала-концертта "Матрешечки" номеры белән кече төркем һәм шаян татар биюе белән өлкән төркем катнашты.
Кечкенә катнашучылар, 6-7 яшьтә булуларына карамастан, андый конкурста беренче...
"Очарование" хореография коллективы Сочида узган "Кышкы Ривьера" халыкара фестиваленнән кайтты.
Фестиваль программасында Мәскәү, Омск, Смоленск өлкәләре, Краснодар крае, Калмыкия һ. б төбәкләрдән килгән коллективларның 58 номеры керде, гала-концертта "Матрешечки" номеры белән кече төркем һәм шаян татар биюе белән өлкән төркем катнашты.
Кечкенә катнашучылар, 6-7 яшьтә булуларына карамастан, андый конкурста беренче тапкыр чыгыш ясадылар һәм, өченче дәрәҗә лауреат булып, тәүге кубокларын алып кайттылар. Өлкән төркем икенче дәрәҗә лауреат исеме алды. Румия Зиннәтуллинага ялгызы чыгышы өчен өченче дәрәҗә лауреат исеме бирелде. Яшь хореографлар Россиядәге иң зур океанариумда булдылар, "Ривьера" аттракционнар паркында. Кара диңгез буенда йөрүдән яхшы тәэсирләр, сувенирлар, фотографияләр алып кайттылар. Иганәче ярдәме күрсәткән һәм озата барган әниләр Н.Сихаева, С.Исакова, В.Алиярова, Р.Ибраһимова сәяхәтне оештыруда үзләреннән зур өлеш керттеләр.
Гүзәл Зиннәтуллина, "Очарование" коллективы җитәкчесе
Нет комментариев