Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Святки – тылсым чоры

Тихоново мәдәният йорты хезмәткәрләре Святки көнендә авыл халкын һәм кунакларны кызыклы, гадәти булмаган программа белән куандырдылар. - Святки - борынгы рус сүзе, бәйрәм дигәнне аңлата. Аны Раштуадан уникенче көндә үткәргәннәр, - дип сөйли клуб мөдире, зур тәҗрибәле белгеч Ольга Подшивалова. - Святки - ул тылсым чоры. Традиция буенча, бу көнне...

Тихоново мәдәният йорты хезмәткәрләре Святки көнендә авыл халкын һәм кунакларны кызыклы, гадәти булмаган программа белән куандырдылар.
- Святки - борынгы рус сүзе, бәйрәм дигәнне аңлата. Аны Раштуадан уникенче көндә үткәргәннәр, - дип сөйли клуб мөдире, зур тәҗрибәле белгеч Ольга Подшивалова. - Святки - ул тылсым чоры. Традиция буенча, бу көнне кызлар язмышларын, сөеклеләренең исемнәрен, елның нинди булачагын белергә теләп, багу белән шөгыльләнгәннәр. Моның өчен алар төн уртасында дуслары белән җыелганнар.
Святкида тагын бер йола - коляда. Кече яшьтәге балалар, җанварлар киемнәренә киенеп, күрше йортларга кереп йөргәннәр, ишеккә шакып, җырлар башкарганнар, ә хуҗалар аларны конфетлар белән сыйлаганнар, вак акча биргәннәр.
- Безнең бабайлар Святки кичләрен яратканнар, аларга алдан ук әзерләнгәннәр, - дип өсти аккомпаниатор Марс Гыймазетдинов.
- Ә безнең буын Святкиның нәрсә икәнен дә белми. Шуңа күрә, үткәнгә кире кайтып, авыл халкына Святки кичләренең ничек уздырылганын күрсәтергә булдык, - дип дәвам итә Ольга Григорьевна. - Әлбәттә, сценарий төзү җиңел булмады. Махсус әдәбият өйрәнергә туры килде. Ләкин бу эштән канәгатьләнү алдык. Святкины ел саен үткәрергә планлаштырабыз.
Фанфаралар яңгырый, зал киенгән кешеләр белән тула һәм бәйрәм башлана. Бетмәс-төкәнмәс энергияле, иҗади мәдәният хезмәткәре Ольга Подшивалова һәм Григорий Галкин җыелганнарны җанлы һәм тәэсирле итеп рус халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштыралар. Күңелле музыка яңгырый. Киенгәннәр - җирле мәктәп укучылары, җырлыйлар, табышмаклар әйтәләр. Бәйрәмне оештыручылар уеннарда актив катнашучыларга тәм-томнар өләшәләр.
Төп вакыйга импровизацияләнгән авыл ызбасында җәелдерелә. Геройлар Захар Петрович, Анастасия Федоровна, аларның кызлары Варвара Святки багуларына әзерләнәләр. Өлкәннәр иген уңышына багу церемониясен күрсәтәләр, ә кызлар - сөеклеләренең исемен белүгә. Язмышлар серенең пәрдәсен ачарга клуб хезмәткәре Альбина Муханова да ярдәм итте.
- Альбина Николаевнада Ходай биргән сәләт. Ул саннар фәнен үзләштерде. Саннар буенча һәр кешенең язмышын әйтә ала, - диләр коллегалары аның турында.
Бәйрәм зур әйлән-бәйлән белән тәмамланды. Чара бөтен кешедә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды.
Рәсемнәрдә: Тихоново авылында
борынгы традицияләр яңара.
Лариса Кривилёва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары авыл