Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Талантка яшь комачауламый

Безнең ветераннар "Балкыш" республика конкурсының сайлап алу турында тәҗрибә, талантларын һәм күңел яшьлекләрен күрсәттеләр. Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр катнашында үзешчән башкаручылар фестивале икенче тапкыр үтә. Менделеевлылар проектта актив катнашып кына калмыйлар, җиңүләр дә яулыйлар. Узган ел тәкъдим ителгән биш номерның икесе - Елена Иванова һәм Любовь Косякова чыгышлары Казанда узган...

Безнең ветераннар "Балкыш" республика конкурсының сайлап алу турында тәҗрибә, талантларын һәм күңел яшьлекләрен күрсәттеләр.
Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр катнашында үзешчән башкаручылар фестивале икенче тапкыр үтә. Менделеевлылар проектта актив катнашып кына калмыйлар, җиңүләр дә яулыйлар. Узган ел тәкъдим ителгән биш номерның икесе - Елена Иванова һәм Любовь Косякова чыгышлары Казанда узган гала-концертка кертелде. Аларның портретлары республика районнарыннан башка талантлар белән бергә "Балкыш-2013" календаренда бастырылды.
Безнең җырчыларга һәм биючеләргә чыннан да тиңнәр юк. Ветераннарның күпчелеге һөнәри мәктәпне халык хорында узган. Ул "Юность" район мәдәният йорты сәхнәсендә беренче булып чыгыш ясады. Сайлап алу турын соло номерлары дәвам итте. Менделеевлылар фикеренчә уникаль - ягымлы һәм яңгыравык тавышка ия Галина Богданованың җырлары оптимизм белән сугарылган иде. Римма Плитман, Илгизәр Тимергалиева, Асия Кадыйрова һәм Луиза Вәлимөхәммәтова күптән тамашачыда мәхәббәт казандылар. Алар баянчы Михаил Прокофьевка кушылып рус һәм татар телләрендә җырлар башкардылар. Яшьләре өлкән булуга карамастан, сокландырып яшәүче, заман белән алга атлаучы "Күңелле әбиләр"нең такмаклары залдагыларда елмаю тудырды. Любовь Косякова мәсәл укыды, ә Виктор Соловьев - якташ шагыйрь Виктор Колпаковның "Юбилей медале" шигырен. Елена Иванова мари биюен башкарды.
- Талантка яшь комачауламый, - диде йомгаклау өлешендә жюри рәисе Любовь Сорокина. - Сезгә карап, сезне пенсионерлар дип атавы кыен, тулы хокук белән пионерлар дип әйтәсе килә.
Артистларның чыгышы һөнәри осталык, күңел җылылыгы белән аерылып торды, алар бу хисләрне һәр тамашачыга җиткерә алдылар. Биредә, һичшиксез, район мәдәният йортлары һәм коллективлар җитәкчеләренең дә өлеше зур.
Сайлап алу турыннан үткән ветераннар 18 апрельдә Яр Чаллыга барачак, анда бәйге финалында катнашучылар ачыкланачак. Алар Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә гала-концертта чыгыш ясаячак.
Гөлүзә Гыйләҗетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары “Балкыш”