Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тормыштан бию белән

Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Анна Рябова "Минем тормышым музее" дип аталган юбилей кичәсенә кунаклар җыйды. Алып баручы Виктор Никифоров экскурсовод ролендә булды. Экранда тормыш башын тасвирлаучы аклы-каралы фотографияләр - әти-әниләре, Кокшан һәм Яңа Гришкин авыллары киңлекләрендә узган риясыз балачагы. Анна кечкенәдән үзенчәлекле була - китаптан акробатикага өйрәнә, концерт номерлары белән...

Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Анна Рябова "Минем тормышым музее" дип аталган юбилей кичәсенә кунаклар җыйды. Алып баручы Виктор Никифоров экскурсовод ролендә булды.

Экранда тормыш башын тасвирлаучы аклы-каралы фотографияләр - әти-әниләре, Кокшан һәм Яңа Гришкин авыллары киңлекләрендә узган риясыз балачагы. Анна кечкенәдән үзенчәлекле була - китаптан акробатикага өйрәнә, концерт номерлары белән чыгышлар ясый, мотоциклда чаба, тимер аты ватылса, аны сүтеп төзәтә дә ала.
Сәхнәгә мәхәббәт аны Алабуга мәдәният-агарту училищесына алып килә. Иҗади энергиясе ташып торганга, Алабуга районы мәдәният йортында Аннаны "ут-кыз" дип атыйлар. Сургутта комсомол төзелешендә катнашу, Уралда эшләү, Чиләбе мәдәният институтында уку Анна Александровнаның биографиясенә махсус битләр булып языла. 80 нче еллар азагында ул Менделеевскига кайта, Гассар исемендәге мәдәният сараена эшкә килә һәм 27 ел эчендә иң абруйлы конкурсларда дипломант һәм лауреат, гран-при иясе булган бию мәктәбенә әйләнгән "Кристалл" хореография ансамблен оештыра.
- Анна Александровна балаларны биергә, дуслашырга һәм үзара ярдәмләшергә өйрәтеп кенә калмый, туган якка мәхәббәт тә тәрбияли. Ул безнең шәһәр һәм районның имиджын булдыра, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов, юбилярга район башлыгының Мактау грамотасын тапшырып.
ТР Дәүләт Советы депутаты киңәшчесе Рөстәм Гафаров, Карпов исемендәге химия заводы профсоюз комитеты рәисе урынбасары Татьяна Митшина, Мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева, Гассар исемендәге Мәдәният сарае коллективы, шәкертләре, "Весёлые бабушки" ансамбле һ.б. лар Анна Александровнаны котлап, бик күп җылы сүзләр җиткерделәр.
Күпсанлы туганнарының котлавы да дулкынландыргыч булды. Кызы Светлана әнисенә җыр багышлады. Күңел җылысын биргән өчен рәхмәт йөзеннән туганнары исеменнән кияве Владислав тантана героеның җилкәсенә чәшке тун салды.
Концерт программасында солистлар Марина Герега, Ирек Галләмов, "Былина" ансамбле һәм "Кристалл" чыгыш ясады. А.Рябованың шәкертләре тормышта бию белән шөгыльләнүләрен дәвам итәләр. Күп еллар элек алар "Казан Кристаллы" ансамблен оештырганнар. Аларның юбилей кичәсендә фәлсәфи темага перфоманс белән чыгыш ясавы онытылмаслык тәэсир калдырды.
Кичәнең йомгаклау өлешендә Анна Александровна район җитәкчелегенә, коллегаларына, әти-әниләргә, шәкертләренә, коллективка, ярдәм итүче һәм иҗади үсешенә мөмкинлекләр ачучы кешеләргә рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевские новости юбилей

2
X